ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда футбол мундиале кысаларында, Казан Кремлендә рухи музыка концерты була
“Балкыш” фестивале лауреатлары Филармония бакчасында хәйрия концерты уздыра
Татарстан баш приставы урынбасары итеп Әнвәр Закиров билгеләнде
Татар дәүләт филармониясе хәйрия концертларында бер миллион сумнан артык акча җыярга уйлый
Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Икътисад, Рәсми Татарстан

Татарстан Латвия өчен Россия базарына "капка" була ала – Татарстан Президенты

6 октябрь 2016, 16:26

Рөстәм Миңнеханов Татарстан – Латвия эшлекле форумында катнашты.

 (Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ригада Татарстан – Латвия эшлекле форумында катнашты. Анда чыгыш ясап, республика лидеры, Татарстан Латвия предпритиеләре өчен Россия базары “капкасы” була ала, диде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге форумны Латвия Инвестицияләр һәм үсеш агентлыгы (LIAA) һәм Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды. Форумда Латвиянең Россия Федерациясе төбәкләренең берсе буларак Татарстан Республикасы белән бизнес алып баруда җитди кызыксынулы 70тән артык кече, урта, эре предприятиесе катнашты.

Анда сәламләү сүзе белән Латвия Премьер-министры урынбасары – Латвия икътисад министры Арвилс Ашераденс чыгыш ясады. Ул Латвия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләре, шулай ук илнең икътисады турында сөйләде.

Үз чиратында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия Инвестицияләр һәм үсеш агентлыгына һәм Латвиядәге барлык партнерларга, шулай ук Россиянең Латвиядәге Илчелегенә форумны оештырган өчен рәхмәт белдерде. «Без Латвия бизнесын, капиталын үзебезгә җәлеп итәргә телибез, үзара файдалы мөнәсәбәтләр киңәюгә шат булачакбыз һәм төрлечә ярдәм күрсәтергә әзербез», - дип вәгъдәләде Рөстәм Миңнеханов. Эшлекле даирәләр форумы хезмәттәшлек өчен яңа юнәлешләр ачарга мөмкин, дип, ул, ышанам, халыкара сәяси климат нормага керер, ә инде Хөкүмәтләр бурычы – бизнеска дөрес этәргеч бирү, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан – Россия Федерациясенең алга киткән сәнәгать төбәкләренең берсе, ул күп кенә чит ил компанияләре белән хезмәттәшлек итә, диде ул, үткән елларда Татарстан белән Латвиянең товар әйләнеше 1 млрд АКШ доллары күләмендә иде. «Соңгы елларда бу күрсәткечләр кимеде. 2015 ел йомгаклары буенча товар әйләнеше 470 млн доллар тәшкил итте. Шулардан Татарстан экспортына 99 проценттан артыгы туры килә», - диде.

Татарстан Президенты фикеренчә, хәзерге вазгыять, әлбәттә, булган мөмкинлекләргә туры килми. Әлегә хезмәттәшлек чимал юнәлешендә, башка өлкәләрне дә актив үстерергә кирәк. «Без Татарстанда җитештерү куәтен үстерергә омтылган чит илләр компанияләренә ярдәм күрсәтәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов. Машина төзү, мәгълүматлаштыру һәм югары технологияләр, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә, медицина һәм фармацевтикада, транспортта йөк ташуда, Латвия портларын йөкләрне күчерүдә һәм башка тармакларда мөмкинлекләребез зур, диде ул.

«Безнең шактый проектларда чит ил компанияләре катнаша. Латвия фирмаларын Татарстан базарында күрүгә шат булачакбыз. Без ике яклы файдалы хезмәттәшлекне хуплыйбыз һәм уртак проектлар турында фикер алышырга шат булачакбыз. Сезне Татарстан белән хезмәттәшлеккә чакырам», - диде Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстанның сәүдә-икътисади мөмкинлекләре турында ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады. Республиканың инвестицион куәте белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина таныштырды.

Форум азагында Татарстан һәм Латвия Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында килешү имзаланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10