ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лениногорскида өлкән яшьтәге хатын-кыз үз фатирында янгында үлгән - фото

6 октябрь 2016, 12:00

Янгын чыгуга ут белән сак эш итмәү сәбәп булырга мөмкин.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә 10.50 сәгатьтә диспетчер хезмәтенең 112 бердәм номерына Лениногорскида биш катлы панель йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән, дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Ике минуттан йорт янына янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килгән. Ул вакытта бишенче катта ике бүлмәле фатир тәрәзәсеннән куе төтен чыккан. Янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы алган, алар фатир эчендә кешеләр булу-булмавын тәгаен әйтә алмаганнар.

Газ һәм төтен саклау хезмәте звеносы автобаскыч буенча менеп тәрәзәдән фатирга кергәннәр. Алар йокы бүлмәсендә идәндә 80 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсенә тап булган.

Фатирда мебель янган, янгын 1,5 кв метр мәйданга зыян китергән. Янгын чыгуга ут белән сак эш итмәү сәбәп булырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10