ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тинчуринлылар Татарстанның халык артисты Роза Хәбибрахманованың каберен зиярат кылган

6 октябрь 2016, 12:07

Ул 2011 елның 21 гыйнварында вафат булган иде.

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Биектау районы Ювас авылына кайтып, Татарстанның халык артисты Роза Хәбибрахманова каберен зиярат итте. Тинчуринлылар аның рухына дога кылдылар, каберенә чәчәкләр салдылар, Роза апаның туганнары белән очрашып, актриса турында хәтер яңарттылар, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Роза Хәбибрахманова 1941 елның 21 декабрь көнне Дөбъяз районы Ювас авылында туа. Кәрим Тинчурин театрында 1963 елдан бирле эшләп, халык арасында таныла. Әгәр исән булса, быел ул 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде.

Роза Хәбибрахманованың театрда башкарган төп рольләре: Мәрьям – Т.Закиров «Яучылар», Саймә – Ш.Хөсәенов «Әниемнең ак күлмәге», Фәйзә – К.Тинчурин «Хәйләсез – дөнья файдасыз», Суфия – Г.Зәйнашева «Гайфи бабай, өйлән давай», Галия – Р.Суфиев–Солнцев «Сакаллы сабыйлар», Гөлнур – К.Тинчурин «Сүнгән йолдызлар», Фәхрия – Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзи «Башмагым», Мөслимә – Т.Миңнуллин «Саташу» һ.б.

Роза Хәбибрахманова 2011 елның 21 гыйнварында вафат булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10