ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Томск активистлары шәһәрдәге татар бистәсенең юкка чыгуына борчыла

6 октябрь 2016, 08:52

Аркадий Канаев: “Томскидагы татар бистәсе – шәһәр үзәгендә бер авыл”.

(Казан, 06 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Томск шәһәрендә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр сакланышын кайгыртучы активистлар Томскидагы татар бистәсен саклап калу өчен көрәшә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Томск краен өйрәнүче Аркадий Канаев һәм Томск өлкәсе татар мәдәнияте үзәге каршындагы “Дуслар” яшьләр оешмасы әгъзасы Ринат Галимов сөйләде.

Татар бистәсендә сәүдәгәрләр утарлар төзегән

Татар бистәсе тарихына Ленин урамы һәм Томь елгасы арасында урнашкан. Аркадий Канаев әйтүенчә, ул үзәктән Томь елгасының Исток (хәзер кипкән) дигән кушылмасы белән бүленгән булган, шуңа күрә башта бу урын Заисточье дип аталган. Томск территориясендә татарлар гасырлар буе яшәгән. Тохтамышево авылында Тамерланның көндәше – Куликов бәрелешеннән соң Мәскәүне җимергән Туктамыш хан куылып күмелгән дип санала. Ә Эушта авылыннан кенәз Тоян 1603 нче елда рус хәрбиләрен агач ныгытма төзергә чакырган һәм рус гражданлыгына күчә. Томск ныгытмасы Воскресение тавында кисеп атыла, ә андагы татарлар хәзерге Заисточьега күченә. Татар бистәсен Томскның үзенә караганда борынгырак дип тә әйтергә була.

Аркадий Канаев әйтүенчә, биредә татарлар терлек асраган, ат тоткан. Галим бу территория аша Кытай һәм Россия товарлары белән кәрваннар узганын, сәүдәгәрләрнең биредә утарлар төзи башлаганын әйтте. Кешеләр шушы йортларда арендага фатир алып яшәгән. “Татар һәм рус сәүдәгәрләре бер берсе алдында мактанырга тырышкан. Шулай итеп, бер-бер артлы берсеннән берсе матур агач йортлар калкып чыккан”, - диде Аркадий Канаев.

Белгеч Томскида ике мәчет булуын әйтте – Кызыл (1904 нче елда төзелгән) һәм Ак мәчет (1910-12 нче еллар). Алар төрле мөселман Диния нәзарәтләренә буйсынган: Кызылы – Россия, Агы Бохара нәзарәтләренә. Канаев Кызыл мәчетнең узган елда торгызылганын белдерде.

Татар балаларының гыйлемле булуы турында уйлаган Карым бай

Аркадий Канаев Томск Татар мәдәнияте үзәгенең сәүдәгәр Кәрим Хәмитов (Карым бай) йортында урнашуын әйтте. “Карым бай ат сату белән шөгыльләнгән. Татар бистәсе микрорайонын төзекләндерү уе белән яшәгән. Татар балаларының белем алуын теләгән. Мәдрәсәдә балаларга рус теле өйрәтелгән. Аннары укытучылар өчен мәктәп төзеткән, рус телен белмичә торып татар кешеләренең эш таба алмаячакларын кайгырткан. Татар балаларына рус телен укытучылар өчен тулай торак төзеткән”, - дип сөйләде төбәкне өйрәнүче.

Субай сугудан фундаментыбыз ярыла

Аркадий Канаев хәзер биредә күбрәк руслар яшәвен әйтеп, татарларның өлеше якынча 10 процент булуы турында белдерде. Аның әйтүенчә, бистәдә якынча 1,5-2 мең кеше гомер кичерә. Аркадий Канаев бистәдә кайбер йортлар аварияле дип танылганлыктан, хакимиятнең андагы кешеләрне махсус программа нигезендә 2-3 ел элек күчерүен билгеләп узды. “Татар бистәсендә хуҗасыз булган шундый 7 йорт исәпләнә. Аларны төзекләндереп тә булыр иде. Әмма аларны торгызуга акча юк. Инвесторлар да табылмый. Елдан ел аларның кыяфәте тагын да мөшкелләнә”, - диде.

Канаев хакимиятнең бу җирдә күп фатирлы йортлар төзергә, субайлар сугып, йортларны яндырып, аларны төзекләндерергә җыенмавы турында әйтте. “Шәһәр үзәгендә күп катлы йортлар алып, фатирларны сатарга телиләр. Аларга бу уңайлы. Ә без зыян күрәбез. Янәшәдә генә барган төзелештә субай сугудан безнең фундамент ярыла”, - дип белдерде белгеч.

  • Агач хәзинәбезне саклап калырга телибез

Шәхсән үзе Аркадий Канаев биредә 43 ел яши. Бистәнең күңеленә бик якын булуын әйтте. “Бездә ишегаллары шулкадәр киң. Санузеллар һәм башка шартларны үзебезгә булдырырга туры килсә дә, без инде шул тормышка ияләнгән. Мине монда күбесе белә. Ишегалларында күршеләр белән аралашабыз. Бу үзенә күрә шәһәр үзәгендә бер авыл. Без шушы агач хәзинәбезне саклап калырга телибез”, - диде ул.

Хакимиятнең татар бистәсен саклап калу күзаллавын тоймыйбыз

Аркадий Канаев Томскның тарихи җирлек дип танылганын шәрехләде. “Торгызырлык әйберләре булган, туристларны чакырырлык башка мондый шәһәрләрне табуы бик кыен. Безнең хакимияттә моны үстерү уйларында да юк. Без аларда бу күзаллауга ия булу теләген сизмибез дә. Томскта агач архитектураны саклап калу программасы бар. Бу программа нигезендә татар бистәсен дә мәдәният һәйкәле кебек саклап калырга кирәк”, - дип ассызыклады Канаев.

Шәһәр үзәгендәге татар бистәсендә “ялгыш кына” күп катлы йортлар пәйда була

Ринат Галимов элек яшьләр активы тарафыннан уздырыла торган чаралар күп булса да, кызганычка каршы, соңгы вакытларда аларның кимүен билгеләп узды. “Без татар бистәсе һәм башка проектлар буенча эшчәнлегебезне җанландырырга телибез. Татар бистәсе буенча мәгълүмат туплыйбыз. Татар бистәсендә заманча биналар сафка бастырырга телиләр. Нәтиҗәдә, бу районның тарихи йөзен үзгәртә, тарихи-инвестицион кызыклылыгын югалта. Хәзер татар бистәсе 10, 20 ел элек булган территория түгел инде. Бу Томскның зур проблемасы – бездә агач йортлар күп, бу территорияне бушатып башка әйбер төзү өчен аларны яндыралар”, - дип белдерде Ринат Галимов.

Активист бистәнең шәһәрнең тарихи өлешендә урнашканын билгеләп узды. “Төзелеш мәсьәләсендә бу кыйммәтле урын. Ә без бу урынның үзебезнең тарихи тамырлар булуын аңлап, закон кысаларында аны юкка чыгару гамәлләреннән яклап калырга телибез”, - ди Ринат. Аның сүзләренә караганда, шәһәрнең тарихи үзәгендә төзелеш буенча берникадәр чикләүләр бар барын. “Корылмаларның тышкы кыяфәте татар бистәсенә хас кыяфәткә җавап бирергә тиеш, биналарны өч каттан артык итеп төзергә ярамый. Тик бу “ялгыш кына” 4 катлыны төзергә комачауламый. Җир астында 2-3 кат цоколь катлар хисабына этажларны арттыралар”, - дип сөйләде Ринат Галимов. Мәсәлән, бистә территориясендә Томск дәүләт университетының күп катлы зур гына тулай торагын төзегәннәр.

Янәшәдә субай кагылганда, җир тетрәвеннән йортларга ишелү куркынычы яный

 

“Җир астында берничә кат төзелгәндә, су басу, җир кубу куркынычы туа. Корылмалар шуннан зыян күрә. Янәшәдә субай кагылганда, җир тетрәвеннән йортларга ишелү куркынычы яный. Яңа төзелеш бу тарихи йортларны нормаль хәлдә тотып торуны авырлаштыра. Шуңа күрә бу эшне закон нигезендә тыясыбыз килә. Һичьюгы, ул җәмәгать тыңлаулары аша узсын иде. Кирәкме бу аларга, юкмы – халык үзе хәл итсен иде”, - дип белдерде Ринат Галимов. Ул бу район тарихи йөзен саклап калса, туристларны да җәлеп итеп булыр иде дигән фикердә. “Күрше шәһәрләрдән килеп, шушы уникаль урынны күрерләр иде, финанслар керүгә дә этәргеч булыр иде”, - дип саный активист.

Ринат әйтүенчә, Томскның татар бистәсе әздән генә ЮНЕСКО га керми калган. Кырыйларында заманча биналар булуы моңа комачаулаган һәм бистә Бөтендөнья тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелмәгән. “Без Томскта эшләүче краевед Аркадий Канаев белән бер командада эшләп, аңа ярдәм итәргә телибез”, - дигән ниятен белдерде яшь активист.

Фото авторы - Илья Буяновский

ТОМСК: несгораемое наследие? from 11dar on Vimeo.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10