ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Спорт

Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрүгә чыгымнар якынча 20 процентка киметелгән

5 октябрь 2016, 10:09

Бигрәк тә бюджеттан тыш чыганаклардан - 647 млн сумнан 135,8млн сумга кадәр калган.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 2018 елда Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрү чыгымнары 20 процентка - 4,8 млрд сумнан 3,8 млрд сумга кадәр киметелгән. Бу хактагы Татарстан Министрлар Кабинеты карарын 30 сентябрьдә Татарстан Премьер-министры вазифасын башкаручы Алексей Песошин имзалаган.

Аерым алганда, федераль бюджет чыгымнары 2,5 млрд сумнан 1,9 млрд сумга кадәр киметелгән, ә республика бюджеты чыгымнары 1,6 млрд сумнан 1,8 млрд сумга кадәр диярлек арткан.

Бигрәк тә бюджеттан тыш чыганаклардан акча күләме 4,5 тапкыр кимегән - 647 млн сумнан 135,8млн сумга кадәр калган.

Искәртеп үтик: 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Саранск, Калининград, Волгоград, Екатеринбург, Самара, Сочи һәм Ростове-на-Дону кебек 11 шәһәрендә уза.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10