ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Россия белән Казахстанның XIII төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашты

4 октябрь 2016, 17:43

Форумда катнашучылар арасында иң әһәмиятле затлар Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев булды.

 (Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия белән Казахстанның XIII төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашты. Евразия киңлегендә транспорт-логистика мөмкинлекләрен арттыруга багышланган әлеге форум Казахстан башкаласы Астанада үткәрелә. Форумда катнашучылар арасында иң әһәмиятле затлар Россия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Казахстанда нефть суырту, эшкәртү сәнәгате, транспорт, элемтә, машиналар эшләп чыгару кебек тармакларда, космос өлкәсендәге хезмәттәшлектә һ.б. юнәлешләрдә бүген 6400дән артык компания эшли. Россия белән Казахстан арасында товар әйләнеше 2015 елда 15,5 млрд АКШ доллары күләмендә булган. Бүген Россия – Казахстан бизнес-форумында шундый мәгълүмат әйтелде.

Форумда катнашучыларны сәламләп, Россия Президенты Владимир Путин: “Россия өчен Казахстан – стратегик партнер һәм союздаш, - дип билгеләп үтте. - Илләр арасындагы багланышлар күп планлы һәм бөтенесен эченә ала торган рәвештә корылган, ул барлык юнәлешләрдә дә үсештә. Безнең ике яклы сәүдә-инвестицион элемтәләребез югары дәрәҗәгә чыкты. Казахстанда Россиянең 9 млрд доллар күләмендә капиталы тупланган, ә Россиягә Казахстаннан 3 млрд доллар эшкә җигелгән. Уртак 6 мең предприятие булдырырлган, икътисад секторларының барысында да кооперация тирәнрәк үтеп керә. Узган елда гына да Казахстанда Россия эшкуарларының 150ләп делегациясе булды”.

Аның Казахстандагы коллегасы Нурсолтан Назарбаев билгеләп үткәнчә, илләр арасында багланышларны тагын да киңәйтү өчен мөмкинлекләр зур. “Без Евразия икътисади берлеге кысаларында, җитештерүчеләрнең һәм инвесторларның барысына да аңлаешлы булган уен кагыйдәләрен максатчан формалаштырып, эшлибез. Казахстан икътисадына акча кертеп, Россия бизнесы үзен “өй шартларында” диярлек тоячак”.

Форумның пленар сессиясендә ике дәүләт башлыгы Евразия киңлегендә транспорт-логистика мөмкинлекләрен артыру перспективалары, илләр арасында сәүдә итүдәге каршылыкларны киметү һәм туризм өлкәсендә алга таба хезмәттәшлектә тору мәсьәләләрен карап фикерләште.

“Хәзерге вакытта транспорт хезмәтләре күрсәтү базарын үстерү иң актуаль темаларның берсе санала. Россия һәм Казахстан Европа белән Азия арасындагы төп сәүдә юллары чатында урнашкан, безнең таможня чиге бердәм, тимер һәм автомобиль юлларының тармаклы челтәребез бар һәм без товар ташуда югары дәрәҗәдә куркынычсызлык тәэмин итәрлек хәлдә, - дип басым ясап әйтте Владимир Путин. - Бу транзит мөмкинлекләребез әлегә тулысынча файдаланылмый”, - дип өстәде ул. Россия лидеры фикеренчә, транспорт инфраструктурасын төзү, товар ташу кагыйдәләрен бердәйләштерү һәм логистика хезмәтләре күрсәтү өчен якларга булдыра алган кадәр тырышырга кирәк.

Моның өчен эре ресурслар җәлеп итү кирәк, ләкин алар хакы кайтарылачак, дип билгеләп үтте Владимир Путин. “Эре транспорт коридорлары төзү тизләнешле икътисади үсешкә шартлар тудырачак, төбәкләр үсешенә яңа мөмкинлекләр ачачак, аларның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттырачак”, - дип ул Россия белән Казахстан инде күп кенә халыкара логистик проектларга актив керешеп китүен әйтте. Аерым алганда, Европа – Көнбатыш Кытай автомобиль маршрутын төзү турында сүз бара. Исәпләүләр буенча, ул Кытайдан Европага товар ташу вакытын 10 көнгә кадәр киметәчәк.

Бүген пленар утырыш азагында күп кенә рәсми документларны имзалануын да билгеләп үтик.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10