ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда авыл клубында ике ир-егет хатын-кыз аркасында пычаклар белән сугышкан

4 октябрь 2016, 10:06

Шикләнелүче егеткә 18 яшь.

(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанның Иглин районында авыл клубында үткән дискотекада ике ир-ат хатын-кыз аркасында пычаклар белән сугышкан. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Казаяк авылында яшәүче 22 яшьлек егетнең хастаханәдә булуы турында хәбәр полиция дежур частенә килеп ирешкән. Табиблар егеттә күкрәк яраларын диагностикалаган. Полиция хезмәткәрләре вакыйга булган урынга чыгып киткән.

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дискотекадан соң аек булмаган ике егет кыз өчен сугышкан. 18 яшьлек егет көндәшенә пычак белән кадаган.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре шикләнелүче ир-егетнең шәхесен тиз арада ачыклаган, аны кулга алган һәм полиция бүлегенә китергән. Аңа карата Җинаять кодексының "Сәламәтлеккә алдан уйлап зыян салу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10