ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде
Владимир Путин пенсия яшен арттыруны ошатмавын әйтте
Идел буе районы суды “Спурт Банк”ның элеккеге җитәкчесенә "өй аресты" җәзасын билгеләде
Шиһабетдин Мәрҗанинең фикерләренә тирән төшенү булырга тиеш – Рушан Аббясов
Мәскәү татар яшьләре "Йолдызлар яңгыры"на берләшә

Дин

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Хаҗ турында фильм төшерү тәкъдим ителде

4 октябрь 2016, 05:10

Рөстәм Батров моны, бәлки, киләсе елга чынга ашырып булыр дип җавап бирде.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Россия для всех” интернет-порталының баш редакторы Радик Әмиров Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Согуд Гарәбстанына Хаҗ сәфәре турында фильм төшерергә тәкъдим итте. Бу хакта ул Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере барышында әйтте.

Мультимедияле видеокүпердә Казаннан Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәте “Хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов катнашты. Казаннан элемтә “Татар-информ” агентлыгы студиясеннән оештырылды.

“Без Хаҗ турында мондый фильм төшерү турында уйларбыз. Бәлки, киләсе елга булыр. Бу яхшы идея. Быел сыйфатлы фотоальбомдан башлаячакбыз”, - дип белдерде Рөстәм Батров Мәскәүдән килгән тәкъдимгә җавап итеп.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10