ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Быел Татарстаннан Хаҗга баручы хатын-кызлар саны кимрәк иде - Рөстәм Батров

3 октябрь 2016, 19:50

Рөстәм Батров хатын-кызларның Хаҗга мәхрам (үзе өчен якын ир-ат) озатуында барырга тиешлеген билгеләп узды.

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстаннан Хаҗга баручы хатын-кызлар, былтыргы белән чагыштырганда, азрак булган. Бу хакта бүген Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере барышында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров белдерде. Казаннан элемтә “Татар-информ” агентлыгы студиясеннән оештырылды.

Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, узган елда республикадан юл тоткан хатын-кызларның саны барлык хаҗиларның яртысыннан бераз артыгын тәшкил итсә, быел алар 40 процент тирәсе булган. Рөстәм Батров моны хатын-кызларның үзе өчен якын ир-ат озатуында барырга тиешлеге белән аңлата. “Хатын-кызлар Хаҗга мәхрам озатуында барырга тиеш. Чит илдә ул тулысынча якланган, кайгыртылган булырга тиеш, бәлки, шул сәбәпле дә Хаҗга баручы хатын-кызлар кимрәк булгандыр”, - дип белдерде ул.

Хаҗга барган журналист Амур Гаджиев билгеләп узганча, кайбер төбәкләрдә хатын-кызлар ир-атларга караганда күбрәк булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10