ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

РИА Новости журналистларының хаҗ сәфәре Татарстан Диния нәзарәте ярдәме белән оештырылган

3 октябрь 2016, 16:12

Журналист Амур Гаджиев хис-кичерешләре белән уртаклашты.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән Мәккәгә Хаҗ сәфәренә ике журналист юлланган. Бу хакта 2016 нчы елгы Хаҗ йомгакларына багышланган Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпере барышында билгеле булды.

“Новости” Россия мәгълүмат агентлыгыннан фотограф Михаил Воскресенский һәм журналист Амур Гаджиевка Согуд Гарәбстанына Хаҗ сәфәре ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән оештырылган. “Россия для всех” интернет-порталының баш редакторы Радик Әмиров Россия тарихында журналистларның эшләү максаты белән Хаҗга сәфәре беренче тапкыр оештырылган булуын билгеләп узды. “Элек Россия массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре фото һәм видеоматериалларны чит ил чыганакларыннан алган булса, хәзер Михаил Воскресенский фотоларын барлык басмаларда күрәбез. Михаил Воскресенский фотосы, “РИА Новости” имзасын күрү күңелгә хуш килә. Мин әле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән дип тә өстәр идем”, - дип белдерде Радик Әмиров. Сүз уңаеннан, ул Михаил Вокресенскийга мәчеттә аның мөселман булуы турында белешмә әзерләнгәнен дә шәрехләп узды.

Амур Гаджиев чыгышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. “Казаннан Мәдинә шәһәренә 5 сәгать 20 минут эчендә очып килеп җиттек. Диния нәзарәте барлык уңайлы шартларны тудырган. Барып җитү, туклану мәшәкатьләрен югары дәрәҗәдә хәл иткән. Бар әйбер дә яхшы оештырылган иде. Бернинди этеш-төртеш булмады”, - дип белдерде Гаджиев. Ул медицина ярдәме дә яхшы оештырылганын билгеләп үтеп, үзе дә табибларга ике тапкыр мөрәҗәгать иткәнен әйтте.

“Андагы вазгыятьне сүз белән әйтеп бетереп булмый. Моны күңелдән үткәрү кирәк. Миңа бар да ошады, тик аз әзерлекле булып баруыма үкенәм. Анда бар җирдә тарих исе килә. Кая баргыныңны белеп барырга кирәк икән”, - дип, журналист коллегаларына әзерләнеп, җирлек, барлык йолалар хакында әдәбият укып барырга киңәш итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10