ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Балык Бистәсеннән Гыймадетдиновлар 2,5 килолы гөмбә тапкан

1 октябрь 2016, 11:46

Аларның үз хуҗалыгында да хикмәтле җан ияләре бар икән.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Фәния апа белән Зиннур абый Гыймадетдиновларның гөмбәчеләр икәнлеген, аларның сезонга йөзәрләгән банка гөмбә әзерләүләре хакында ишеткәнебез булды, хәер, быел да 10 төрдән артык гөмбәне эшкәртеп, кышка әзерләгәннәре дә 100 банкадан артып киткән, дип яза Балык Бистәсенең “Авыл офыклары” газетасы.

Бу юлысы исә сүз аларның үзгә табышлары турында. Алар соңгы тапкыр гөмбә җыярга баруларында кочака сыярлык гөмбәгә юлыкканнар. Кайткач үлчәп карасалар, куык гөмбәнең авырлыгы 2,5 килограмм булган. Ничә ел гөмбәгә йөреп мондый табышка юлыккан юк иде әле, ди Фәния апа.

Абзар- кураларыннан узышлый гына Фәния апа тагын бер кызык токымлы чебиләрен күрсәтеп алды. Матур шпоралы чебиләр кечкенә терлек өе буйлар йөгереп йөриләр. Янәшәләрендә күкегә охшаганнары чыркылдаша. “Боларын, хикмәт, үз тавыгыбыз басып чыгарды”,- ди хуҗабикә.

Бер-ике адым атлагач, Зиннур абый мактанып алды: күз салып ал әле, янәсе. Ни күрәм, бәйдә башкорт токымлы үгез мөгери. Шаккатмалы авырлыктагы мондый малкайга да беренче юлыгулары икән Гыймадетдиновларның. Менә шундый кызык-мәзәк хәлләргә юлыгынды бу йортта, диелә район газетасында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10