ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Ространснадзор инспекторы Высоцкий ришвәт алган өчен тоткарланган

28 сентябрь 2016, 20:05

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Фигурантларның яшәү һәм эш урыннары буенча 20 дән артык тикшерү үткәрелгән.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россия транспорт күзәтчелегенең төбәкара идарә инспекторы Артем Высоцкий тикшерүчеләр тарафыннан тоткарланган, дип хәбәр иткән "Интерфакс" ка чәршәмбе көнне РТК ның башкала идарә җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Юлия Иванова.

"Дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге Үзәк идарәсе инспекторы (УГАДН) Артем Высоцкий тикшерүчеләр тарафыннан тоткарланган, калган тоткарланучыларның җинаять эшенә кагылышлары булу-булмаулары тикшерелә ", - дигән Иванова.

Алдан Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк Ространснадзорның ришвәт алуда шикләнелүче 20 дән артык хезмәткәре полициягә китерелде, дип белдергән булган.

Тикшерү фраразлары буенча, шикләнелүчеләр акча хисабына оешмаларга планлаштырылган тикшерүләр турында хәбәр иткәннәр, закон бозулар булганда аларны административ җаваплылыкка да тартмаганнар. Ришвәтнең гомуми суммасы 1,15 млн сумнан ким булмаган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Фигурантларның яшәү һәм эш урыннары буенча 20 дән артык тикшерү үткәрелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10