ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарлар беренче тапкыр Канадада "Nuestroamericana-2018" дуслык парадында катнаша
Алабуга шәһәре башкарма комитетына яңа җитәкче билгеләнде
Самара татарлары милли йолалар буенча язылыша алачак
18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный

Дин, Фән һәм мәгариф

Татарстан мәктәпләрендә әхлак дәресләре кертелергә мөмкин

28 сентябрь 2016, 16:21

Әхлак дәресләре кертелгән Балтач районы укучылары башка районнардан аерылып тора дип белдерде Разил Вәлиев.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Балтач районы укучылары әхлак ягыннан башка районнардан аерылып тора. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шулай дип саный. Ул монда Татарстанның баш казые, Балтач районында яшәүче Җәлил хәзрәт Фазлыевның керткән өлеше зур булуын билгеләп узды.

Разил Вәлиев “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумы ачылышында катнашты.

“Җәлил хәзрәт Балтач районы мәктәпләрендә әхлак дәресләре кертте. Балтач районы укучылары әхлак ягыннан башка районнардан аерылып тора. Без, Дәүләт Советы депутатлары да, шул хакта сөйлибез – әхлак дәресләрен башка районнарга да кертү мәслихәт. Бу киләчәктә, һичшиксез, тормышка ашырылырга тиеш”, - дип белдерде Разил Вәлиев.

Депутат Җәлил Фазлыевны ике дөньяны кайгыртучы шәхес дип бәяләде. Хәзрәтнең күптән түгел 60 яшьлек юбилее булганын билгеләп үтеп, аның Балтачта ихтирамга лаек кеше булуын белдерде. “Җәлил хәзрәт илаһи, дини дөнья турында да борчыла, халык мәнфәгатьләре белән дә янып яши. Мәктәп, әхлак тәрбиясе турында да уйлый. Әхлак тәрбиясе дибез икән, диннән башка берни эшли алмаячакбыз. Чөнки милләтебез ничәмә-ничә гасырлар буена ислам әхлаклары нигезендә тәрбияләнгән. Әгәр бүтән әхлакка күчәргә телибез икән, димәк, бу милләтебезнең тарихыннан, менталитетыннан, йолаларыннан йөз чөерәбез дигән сүз”, - дип белдерде Разил Вәлиев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10