ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Кайбыч халкы район башлыгын министр итеп куялар дип хафага төшкән

28 сентябрь 2016, 11:20

Районның "Кайбыч таңнары" газетасы шул хакта яза.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). “Вечерняя Казань” сайтында Кайбыч районы башлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы министры була икән дигән мәгълүмат басылгач, кайбычлылар пошаманга төште, шул мәсьәләдә “Кайбыч таңнары” ("Кайбицкие зори") газетасы редакциясенә күп кеше шалтыратты, дип яза районның “Кайбицкие зори” газетасы.

Бер яктан алар үзләренең район башлыгы министр булачагына, республиканың югары җитәкчелеге аны тануына горурланса, икенче яктан район өчен чын күңелдән тырышып эшләп, кыска гына вакыт эчендә Кайбычны тамырдан үзгәрткән, үз халкын яраткан башлыкны җибәрәсе килми. Министр Марат Әхмәтов үзенең урынында калуын белү белән, кайбычлылар ике тапкыр зуррак шатлык кичерде: район башлыгы үзләрендә кала! - дип яза район басмасы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10