ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

"Ак Барс" үз бозында Минск "Динамо"сына оттырды

27 сентябрь 2016, 06:20

Кунаклар 5:3 исәбе белән җиңде.

 (Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", Сергей Гаврилов). Казанлылар Ерак Көнчыгыштан өч матчта җиңү яулап кайттылар, минскилылар Мәскәүдә клубташларын җиңделәр. Шуның исәбенә көндәшләрнең кәефе позитив иде. Әмма күзгә-күз очрашуда минскилылар хуҗаларны өченче периодта нокаутка җибәрде.

Уен җитез һәм күңелле башланды. Саклануда утыручы булмады. Беренче период уртасында, Джастин Азеведо һәм Артем Волков бәрелешеннән соң, командалар тигез булмаган составларда калдылар.

Шул вакытта минскилылар капкасына шайба керде. Шайбаны Степан Захарчук тотып алды, Владимир Ткачевка җибәрде, анысы Артем Лукояновка җибәрде һәм соңгысы шайбаны капкага кертте. 1:0. 6 минуттан кунаклар хуҗалар капкасына җавап шайбасын кертте. 1:1. Тәнәфескә китәр алдыннан тагын бер шайба - 2:1 Минск файдасына.

Икенче периодта командалар 20 минут эчендә бер генә шайба күрсәттеләр. Тәнәфескә 8 секунд кала аны Федор Малыхин кертте. 3:1.

Өченче периодта казанлылар 3:2 исәбенә ирештеләр. Әмма уен бетүгә 7 минут кала көрәш яңадан башланды. Бер минут дигәнгә исәп 3:3 булды. Тагын бер минут - һәм хуҗалар оттыра башлады. Казанлылар дүрт минут эчендә дүрт шайбаны үткәрде. 

«Ак Барс» - «Динамо» (Минск) - 3:5 (2:1, 1:0, 0:4). Шайбаларны керттеләр: Лукоянов (11), Лазарев (18), Малыхин (40) – Матерухин (17, 55), Гаврус (54), Эллисон (56), Клинкхамер (60). Штраф: 16-14.

28 сентябрьдә узачак турда казанлылар финнарның «Йокерит» командасы белән уйнаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10