ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Балтач районында 23 нче мәртәбә көрәш сезоны ачылды

26 сентябрь 2016, 23:03

Бүгенге көндә тренировкага бер Смәел авылыннан гына 33 бала йөри.

 (Балтач, 24 сентябрь, "Татар-информ", Хезмәт). Балтач районында елдагы традициягә тугры калып, Арбор җирлегендә 23 нче мәртәбә көрәш сезонын ачып җибәрерделәр, дип хәбәр итә районның "Хезмәт" газетасы.

Ярышлар алдыннан гына районыбызда эш визиты белән Россиянең татар көрәше федерациясе рәисе Җәүдәт Миннәхмәтов булып киткән иде. Шушы вакытта ул район көрәш федерациясе рәисе, РСФСРның спорт остасы Фәрит Әхмәдиев белән очрашырга вакыт тапты, районыбызда татар көрәшенең бүгенге халәте белән кызыксынды. Үзенең бүләкләрен дә калдырды. Район көрәш федерациясе рәисе шул бүләкләрнең берсен август аенда 60 яшен тутырган район көрәш федерациясенең баш секретаре Нурзада Сәмигуллинга тапшырды. Моннан тыш, аның бүләкләренә яшь көрәшчеләребез Нормадан Эмиль Гарифуллин, Смәелдән Илназ Якуповлар да лаек булды., диелә хәбәрдә.

Көрәшләр бернинди травмасыз, матур гына узып китте. Җиңү яулаган балаларыбыз җиңүләренә куанса, җиңелгәннәренә җиңелү ачысы татырга туры килде. Аннары ярышларның тагын бер яхшы ягы бар - тренерларыбызның ничек эшләвенә үзе бер нәтиҗә дә ул. “Бүгенге көндә тренировкага бер Смәел авылыннан гына 33 бала йөри”,-дип сөенә тренерлары Альберт Миннеханов. Тырыш хезмәте дә күренеп тора. Әлеге ярышта да алар чепьялылардан гына калышып, икенче урынга лаек булдылар. Өченче урынга исә яңгуллылар чыкты, диелә язмада.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10