ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Актанышта "Милләтләр кроссы-2016" җиңүчеләре билгеле

25 сентябрь 2016, 14:03

Иң яшь катнашучыга - 2 яшь 4 ай.

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Физик әзерлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән бүген Актанышта җиңел атлетика буенча кросс үткәрелде. Ярышта1500гә якын кеше катнашты, дип хәбәр итте aktanysh-rt.ru мәгълүмат-мөхәррият үзәге сайты.

Массакүләм узышта Актаныш муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, үз коллективлары белән предприятие җитәкчеләре, пенсионерлар һәм мәктәп укучылары катнашты. Аларны район башлыгы Фаил Камаев сәламләде, бүген Актанышта зур бәйрәм икәнен билгеләп үтте.



Җиңел атлетика узышының маршруты, башка еллардагы кебек, район үзәге урамнары буйлап үтте. Хәзер ярыш җиңүчеләре аталды, алар балалар бакчасы, башлангыч һәм урта мәктәпләр балалары арасында, балигъ булганнар исә яшь категорияләре буенча аерым билгеләнгән, VIPлар ярышы да аерым бәяләнгән.
Иң яшь катнашучыга - 2 яшь 4 ай.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10