ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайдагы өлкәннәр айлыгы: район үзешчәннәре һәр көнне бер авылда концерт куя

24 сентябрь 2016, 18:05

Сарлы урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары “Елмаюыңны бүләк ит” акциясендә әби-бабайларга смайликлар бүләк иткән.

 (Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Өлкәннәр айлыгы кысаларында Азнакай районында күптөрле чаралар үтә. “Юлдаш” агитбригадасы бу көннәрдә гел юлда, район үзешчәннәре һәр көнне бер авылда өлкәннәребезгә концертлар куеп, аларны ял иттереп, күңелләрен күреп кайта. дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru сайты.

"Игелек айлыгы әнә шулай гел игелекләр белән тулган. Моннан тыш, авыл биләмәләрендәге активистлар да өлкәннәребезгә күпьяклы ярдәм чаралары оештыралар", - дип яза газета.

Мисалга, Сарлы урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары ел башыннан бик күп файдалы һәм кызыклы эшләр белән мәшгуль. Көзге игелек атнасында Ык елгасы яр буендагы чүп-чарны, һәйкәл янын чистарттылар. Өлкәннәргә дә ярдәм итеп, хәлләрен белеп кенә торалар. 8 нче сыйныф укучылары авыл урамында “Елмаюыңны бүләк ит” акциясе үткәрделәр. Өлкән әби-бабайлар белән аралашып, аларга смайликлар бүләк иттеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10