ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Солнечногорскида яңа мәчет ачылды
Миләүшә Айтуганова командасы төрки хатын-кызлары калейдоскобына документаль фильм әзерли
Татарстан мөфтие Феофан атакай белән дуслыгының серен әйтте
Салават Фәтхетдинов сәхнәдәш дуслары белән Филармония бакчасында хәйрия концертлары уздыра
Чемпионат матчында Япония җыелмасы Колумбия командасын җиңде

Мәдәният

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре Башкорт дәүләт театрында сәхнәләштереләчәк

23 сентябрь 2016, 21:36

Спектакль 2017 елның беренче яртысында әзер булырга мөмкин.

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Язучы, "Большая книга" премиясе лауреаты Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры тарафыннан сәхнәләштереләчәк. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Әсәрне сәхнә өчен режиссер, Татарстан Мәдәният министрлыгының Дамир Сираҗиев исемендәге премиясе лауреаты, Башкорстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Абушахманов әзерли. Тамашачы спектакльне 2017 елның беренче яртысында күрергә мөмкин.

Белешмә. Язучы Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәрендә 1930 еллар вакыйгалары, кулак дип табылу күренешләре тасвирлана. 

2015 ел нәтиҗәләре буенча, рус телендә иҗат ителгән "Зөләйха күзләрен ача" әсәре Россиядә һәм БДБ илләрендә иң абруйлы саналган "Большая книга" әдәби премиясенә лаек булды. Бәйгедән соң романның 24 телгә тәрҗемә ителәчәге игълан ителде. 2016 елның май аенда әсәр татар телендә дөнья күрде.

Шунысын да искәртү кирәк: әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар татар җәмәгатьчелеге арасында бәхәсләр уятты


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10