ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәүдә Коръән укучыларның XVII Халыкара конкурсы уза

23 сентябрь 2016, 20:29

Бәйгедә Россия данын Мәскәүдән Оятулло Зарифи яклый.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россия башкаласына XVII Халыкара конкурсы жюрие һәм катнашучылары килде. Бүген, 23 сентябрьдә Мәскәү Җәмигъ мәчетенең яңа комплексында Коръән бәйрәме ачылышы узды дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте.

Җомга намазы алдыннан Мәскәү Җәмигъ мәчетенә килүчеләр дөньяның төрле илләреннән җыелган конкурста катнашучыларның Изге Коръәннән аятьләр укуын тыңлады. XVII Халыкара конкурсының финалы 25 сентябрьдә 12.30 сәгатьтә «Крокус Сити Холл » концерт залында узачак.

Традиция буенча чара Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы, Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә Коръән укучыларның Мәскәү Халыкара конкурсы президенты, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие, шейх Равил Гайнетдинов химаясында уза. Генераль иганәче - "Сафмар" хәйрия фонды.

Конкурста 30 дан артык илдән, шул исәптә Бахрейн, Иордания, Катар, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, АКШ, Төркия, Хорватия һәм башка дәүләтләрдән Коръән укучылар катнашты. Конкурста Россия данын Мәскәүдән Оятулло Зарифи яклады.

Коръән укучылары конкурсының сайлап алу туры һәм финалы Россия Мөфтиләр шурасы рәсми сайтында урнаштырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10