ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Андрей Чибис белән шәһәр мохитен үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты

21 сентябрь 2016, 18:02

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Хөкүмәт йортында эш кабинетында узды.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Чибис белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәт йортында эш кабинетында уза.

Яклар шәһәр мохитен үстерүдә үзара эшчәнлек алып бару мәсьәләләре турында фикер алышалар.

Исегезгә төшерәбез, бүген Андрей Чибис республикада «Парклар һәм скверлар» һәм «Сусаклагыч зоналар» программасын гамәлгә ашыру темасына багышланган киңәшмәдә катнашты. Баштан РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары республиканың берничә районында булып, җәмәгатьчелек мәйданнарын төзекләндерү эшләре нәтиҗәләре белән танышты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10