ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Икътисад

Россия пенсионерларының 30 проценты бер тапкыр бирелә торган 5000 сумны хупламый

21 сентябрь 2016, 14:12

2016 елның 26-29 августында Россиянең 48 төбәгендә үткәрелгән сораштыру шуны күрсәтә.

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең 27 проценты Россия Хөкүмәтенең 2016 елда пенсияләрнең көзге индексациясен пенсионерларга 2017 елның гыйнварында бер тапкыр 5 мең сум түләү белән алыштыру турындагы карарын битараф кабул иткән, шул ук вакытта сораштыруда катнашкан пенсионерларның 30 проценты бу карардан канәгать булмавын белдергән. Бу хакта "Левада-центр" сораштыру үзәгенә сылтама белән "РИА-Новости" яза.

Сораштыру 2016 елның 26-29 августында Россиянең 48 төбәгендә 137 торак пунктында 18 яшьтән алып өлкәнрәк 1600 кеше арасында үткәрелгән.

Сораштыру мәгълүматлары буенча россиялеләрнең яртыдан күбесе (56 процент) Хөкүмәтнең бу карары хакында ишеткән, пенсия яшендә булмаган респондентларның 11 проценты аны хуплый, ә 14 процент бу карардан канәгать булмавын белдерә. Яшьләрнең 35 проценты моңа битараф, ә пенсионерларның бары тик 6 проценты гына шул фикердә. Пенсия яшендәге россиялеләрнең 10 проценты Министрлар Кабинетының бу карарын аңлап кабул иткән, хәтта аны хуплаган пенсионерлар да бар (17 процент).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10