ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Республика чемпионатында Саба командасы – җиңүче, Теләче – икенче, Балтач - өченче

21 сентябрь 2016, 01:58

Теләченең “Батыр” спорт комплексында бадминтон буенча 16 районнан 17 команда составында 133 спортчы ярышты

 (Теләче, 21 сентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”). 16-18 сентябрь көннәрендә Теләченең “Батыр” спорт комплексында бадминтон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды, дип хәбәр итте бүген tulachi.ru.

13 нче “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында республика районнары командалары арасында үткәрелгән бәйгедә 17 яшьтән узган ир-егетләр һәм хатын-кызлар көчләрен сынады.

Чемпионатны ачу тантанасында Татарстанның “Уңыш” физкультура спорт җәмгыяте җитәкчесе Видади Мәхмүдов, бадминтон буенча республиканың хөкемдарлар коллегиясе җитәкчесе Альфред Шәмгуллин һәм Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин катнашты. Ярышка Азнакай, Балтач, Чүпрәле, Кукмара, Тукай, Әлмәт һәм башка районнардан спорт сөючеләр килде. Ике көн дәвамында барган бәйгедә 16 районнан 17 команда составында 133 спортчы осталыкларын күрсәтте. Ике көн дәвамында барган спорт бәйгесендә беренче урынга Саба районы, икенчегә Теләче районы, өченче урынга Балтач районы командалары лаек булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10