ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Сарабикколда исеме “Татар энциклопедиясе”нә кергән 96 яшьлек профессор белән очрашу булды

19 сентябрь 2016, 20:49

Лениногорск районындагы якташлары аның белән горурлануын белдерде, аңа атап концерт куйды

(Лениногорск, 19 сентябрь, “Татар-информ”, “Заман сулышы”, Зилә Мөдәррисова). Лениногорск районының Сарабиккол авылында 96 яшьлек галим - тарих фәннәре докторы, Россия дәүләт гуманитар университетының шәрәфле профессоры Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов белән очрашу булды. Әлеге кызыклы очрашу лидерлык кысаларында үтте, дип хәбәр итә zamansulyshy.ru сайты.


Чарада Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты профессор Вадим Хоменко, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Сәмигуллин катнашты, Әгъдәс абыйның якын дуслары, Әлмәт шәһәреннән дә кунаклар бар иде.

Тарихчы-фәлсәфәче Әгъдәс абый - аек акыллы, төпле фикерле, мактауга лаек кеше. Барысы 350дән артык фәнни һәм публицистик эшләр авторы ул. Сарабикколдан балачагында чыгып киткән булса да, Әгъдәс абый туган җирен бик сагына һәм үз халкына зур хөрмәт белән карый.

Авылдашлары, якташыбыз белән горурланыбыз, диделәр, аңа атап концерт та әзерләгәннәр: егетләр һәм кызлар матур итеп шигырь сөйләде, җырлады, биеде. Мине хөрмәт итүегез өчен рәхмәттән башка сүзем юк, бик матур һәм җылы каршы алдыгыз, диде исеме “Татар энциклопедиясе”нә кергән галим Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов.

Белешмә өчен. Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов гаиләсе узган гасырның 20 нче елларында, башка бик күпләр кебек, Сарабиккол авылыннан (хәзерге Лениногорск районы, авыл ул заманнарда Бөгелмә өязе составында була) Татар Димскәе авылы янәшәсендәге Камышлы авылына күченә. Әгъдәс шунда үсә. Бөгелмәгә килеп, 2 нче урта мәктәптә укый. Анда тулы булмаган урта мәктәп белеме алуга ук, Мәләкәс авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, Бөгелмәгә кайтып, “Заготскот”та эшли. 1938 елны, ихтыяри-ихтыярсыз, Урта Азиягә, Ташкент якларына чыгып китә.

Әгъдәс Борһанов 1939-1947 елларда Совет Армиясендә хезмәт иткән. Смоленск һәм Мурманск шәһәрләрен яклауда катнашкан, Тын океан флотының Порт-Артур хәрби-диңгез базасында (Кытай) хезмәт иткән. Подполковник чинында отставкага чыккан. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән, 14 сугышчан медаль белән бүләкләнгән.

Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтын тәмамлый (1946, Мәскәү). 1947-48 елларда Маргилан шәһәре хезмәт ияләре депутатлары башкарма комитеты секретаре, 1948-49 да Фирганә шәһәр прокуратурасы тикшерүчесе (Үзбәкстан). 1949-51дә Таҗикстан ССР Министрлар Советы каршындагы Сәнәгый хезмәттәшлек идарәсендә юрист-консультант. 1951-53тә Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтының Сталинабад филиалында өлкән укытучы, директор. 1953-58 дә Таҗик университетында, 1958-59 да Казан авиация институтында укыта. 1959-60 та КПССның Татарстан өлкә комитетында мәктәпләр һәм фән бүлеге мөдире. 1960-61 дә Казан педагогия институтында марксизм-ленинизм кафедрасы мөдире. 1961-73 тә Казан университетында, 1973-79да Мәскәү гражданнар авиациясе инженерлары институтында укыта. 1979 елдан Мәскәү консерваториясендә, 1981-85тә марксизм-ленинизм кафедрасы профессоры. 1987 дән Россия гуманитар университетында (Мәскәү): КПСС тарихы (1988 гә кадәр), 1988-90да сәяси икътисад һәм фәнни коммунизм, 1990-92дә икътисад һәм социаль-сәяси фикер, 1992-93 тә икътисади тәгълиматлар тарихы, 1993-97 дә философия һәм хуҗалык социологиясе, 1997-98дә - икътисади теорияләр, 1998 дән социология кафедралары профессоры.

Хезмәтләре Россиядә 20 нче йөз башы буржуаз юнәлешле сәяси партияләр хәрәкәтенә, 1917 елгы Октябрь революциясе тарихына, фәлсәфәгә, хәзерге заман милли мөнәcәбәтләргә һәм милли-мәдәни автономия мәсьәләсенә карый.

Ә.Борһанов татарларның милли бәйсезлек хәрәкәтенә багышланган мәкаләләре бар. Татар иҗтимагый үзәгенең I корылтаенда (1989 ел), 2002 елда Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаенда Мәскәү татарларыннан делегат буларак катнашты. Россиянең милли мәдәни-мохтарияте кануны эшләнгәндә (1996 ел), Россия Дәүләт Думасына автор-консультант буларак җәлеп ителгәнлеге билгеле.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10