ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Чистай мәчете призына кул көрәшендә Россия чемпионы Рузия Габдрахманова өченче урын алган

19 сентябрь 2016, 08:13

"Әнәс” мәчете призына үтә торган ярышның приз фонды бер миллион сум.

 (Кукмара, 19 сентябрь, “Татар-информ”, “Хезмәт даны”, Лилия Нургалиева). Россия күләмендә кул көрәше буенча өч кенә җирдә Бөтенроссия ачык турниры үткәрелә. “Себер аюы”, “Калмыкия дуслыгы” һәм Татарстанда “Әнәс” мәчете призларына үткәрелә торган бу бәйгеләр “Алтын лига” дип атала. Анда Россиянең, дөньяның иң көчле спортчылары – атказанган спорт осталары, берничә тапкыр дөнья чемпионнары исемен алган титуллы көрәшчеләр катнаша. Бу хакта Кукмара районының "Хезмәт даны" газетасы яза.

Чистайда “Әнәс” мәчете призына үтә торган ярышны кул көрәше буенча республика федерациясе президенты Тәлгать Әхмәтҗанов оештыра. Приз фонды бер миллион сум булган әлеге турнирга быел Россиянең 35 төбәгеннән, Казахстан, Үзбәкстан, Украина, Молдовия, Әзербайҗан илләреннән дә спортчылар килгән. Анда Кукмарадан Рузия Габдрахманова да үзенең шәкертләре белән катнашкан. Рузияне районыбызда белмәүчеләр сирәктер. Ул кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы, ветераннар арасында Россия, Европа чемпионнары исемен яулаган спортчы. Чистайда да абсолют үлчәү авырлыгында профессионаллар арасындагы номинациядә сул кулы белән 3 нче урынны алган.

“Уң кулым белән бирелергә туры килде. Ә сулы белән иң көчле спортчылар арасында өченче урынны яулавым минем өчен зур сөенеч булды. Җиңүгә омтылыш шуның кадәр көчле була ки, алышканда куллар ертылып бетсә дә, аңа игътибар итмисең”, - ди ул.

Рузия Кукмарадагы балаларга өстәмә белем бирү үзәге каршында спортның әлеге төре буенча тренер булып эшли. Аның шәкертләре дә инде остазларыннан калышмыйча, спорт күгендә уңыш яулыйлар. Бу турнирда Кукмара мәктәп-гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Эльмира Шәфигуллина яшүсмерләр номинациясендә 60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында 3 нче урынны, хатын-кызлар номинациясендә 70 килограммнан югары үлчәүдә 2 нче урынны яулаган. Зур Сәрдек гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы, Аш-Буҗи авылыннан Әминә Тимерова исә яшүсмерләр номинациясендә 50 килограммлы спортчылар арасында 3 нче урынны алган. Әлеге турнирда Россия күләмендәге зур шәһәрләрдән килеп җиңү яулаучылар арасында безнең кызларның да булуы - зур горурлык

Бу көнне җиңүчеләргә акчалата призлар, медальләр тапшырылган. Ә Рузия Габдрахманова, болардан тыш, спорттагы еллык уңышлары һәм 2016 елгы Европа чемпионатында яхшы нәтиҗәләр күрсәткәне өчен Татарстан Республикасының кул көрәше буенча федерациясенең Мактау грамотасына лаек булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10