ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Үзбәкстан Президенты вазифасына Шавкат Мирзиеев кандидатурасы тәкъдим ителгән

16 сентябрь 2016, 11:34

Ислам Кәримовның вафатыннан соң Үзбәкстан Премьер-министры Президент вазифасын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»).  Эшмәкәрләр һәм эшлекле кешеләр хәрәкәте - Үзбәкстан либераль-демократик партиясе -  Шавкат Мирзиеев кандидатурасын ил Президенты вазифасына тәкъдим итте дип хәбәр итә Үзәк сайлау комиссиясе Фейсбукта. Бу хакта "Интерфакс" яза.

ҮСК мәгълүматлары буенча, Мирзиеев кандидатурасы партиянең сәяси совет утырышында тәкъдим ителгән.

Үзбәкстан Президентын вакытыннан алда сайлаулар 4 декабрьдә узачак. Алар дәүләт башлыгы Ислам Кәримов вафат булу сәбәпле үткәрелә. Хәзер Мирзиеев Президент вазифасын вакытлыча башкаручы булып тора.

Үзбәкстан Премьер-министры Шавкат Мирзиеев 1957 елда туган. Ташкент авыл хуҗалыгы ирригация һәм механизация институтын тәмамлаган. Ташкент Мирзо-Улугбек районы хәкиме (хакимият башлыгы), Джизакск һәм Сәмәрканд хакимиятләрен җитәкләгән. 2003 елдан республика Премьер-министры вазифасын башкарган. 2015 елның гыйнварындагы парламент сайлаулары нәтиҗәләре буенча янә Үзбәкстан Хөкүмәте җитәкчесе вазифасына расланган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10