ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Аксубайда вәгазьләрне мәчет манарасыннан һәм җирле радиодан сөйлиләр

16 сентябрь 2016, 08:36

Вәгазьләрне автомобильләрдәге радиолар ярдәмендә дә ишетергә мөмкин.

(Казан,  16 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Аксубай районы Кызыл Тау авылында Хәлим хәзрәт Заһидуллин авылдашларына җомга вәгазьләрен мәчет манарасыннан укый. Моннан тыш, көннең икенче өлешендә компакт дискларга яздырылган вәказьләрне дә авылдашларына тыңлата.

“Кешеләр бик яратып кабул итә, яратып тыңлый. Авылыбызда 200 дән артык кеше яши. Мәчеткә йөрүчеләр дә шактый, җомга намазларында 25-30 кеше килә”, - диде ул.

Шул ук районның Иске Ибрай авылында 4 мәчет эшли. Шуларның берсе тарафыннан дини темага багышланган вәгазьләр авыл халкына радиоалгычлар аркылы тапшырыла. Иске Ибрайдан Гомәр хәзрәт Мифтахов “Татар-информ”га хәбәр итүенчә, бу эш аларда 7 ел дәвам итә. Моның өчен махсус җайланма булдырылган, аны Миншәех Зөфәров өенә урнаштырганнар. Ул исә, үз чиратында, көн саен иске ибрайлыларга дисктагы вәгазьләрне тапшыра.

Вәгазьләрне радиоалгычлардан тыш, машинадагы радиолар ярдәмендә дә ишетергә мөмкин. Гомәр хәзрәт билгеләп үткәнчә, иң мөһиме дулкынны тотарга кирәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10