ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казаннан Төркиягә беренче чартер рейс китте

15 сентябрь 2016, 19:54

Татарстан башкаласы аэропортында чартер очышлар өчен биш авиакомпания белән слотлар килештерелгән.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Халыкара «Казан» аэропортыннан бүген Төркиягә беренче чартер рейс кылынды. Самолет Казаннан Антальяга 16 сәгать 30 минутта очты.

«Ред Вингз» авиакомпаниясенеңТу-204 бортында 214 пассажир, шул исәптән 40лап бала бар иде.

«Самолеттагы 210 урынның бары икесе генә буш калды», – дип хәбәр итте аэропорты вәкиле. Шулай ук ул Казан аэропортында чартерлар очышы өчен биш авиакомпания белән слотлар килештерелүен һәм барлыгы 30 очыш буласын билгеләп үтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10