ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

“ЛУКОЙЛ” Татарстанда социаль һәм мәдәни проектларга 25 млн сум акча бирә

15 сентябрь 2016, 16:58

“Пирамида” комплексында “ЛУКОЙЛ” компаниясенең VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Казанда “Пирамида” комплексында “ЛУКОЙЛ” ГАҖнең VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында иҗүчеләр игълан ителеп бүләкләнде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Әлеге чара “ЛУКОЙЛ” компаниясе эшчәнлегенең 25 еллыгына багышлап үткәреде. Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы ”Лукойл” ГАҖ эшчәнлек алып барган барлык төбәкләрдә дә уздырыла, 2010 елдан – Татарстан Республикасында да. Татарстанда аны “РИТЭК” оештырган.

“Конкурсның максаты – хәйриячелек эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм эше коммерциягә корылмаган дәүләти булмаган оешмалар, муниципаль бюджет учреждениеләре һәм җирле үзидарәләр органнарының актуаль төбәк проблемаларын хәл итүдә башлангычларына булышу”, - дип игълан иттеләр оештыручылар.

Быел конкурста катнашуга 700 гариза каабул ителгән. Арада республиканың Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Менделеевск районнары вәкилләре иң активлары булган. Иң популяр номинация дип “Рухилык һәм мәдәният”не атарга була: гаризаларның 40 проценты нәкъ менә шунысында катнашуга бирелгән булган. Аннан тыш, “Экология”, “Спорт”, “Кеше файдасына энергия” дип аталганнары бар. Соңгысы ел да исемен үзгәртә, быел ул “ЛУКОЙЛ”ның юбилеена багышланды.

Нәтиҗәдә, конкурста җиңүгә дәгъва иткән 700 арасыннан 64е сайлап алынды. Грантларның гомуми суммасы – 25 млн сум. Бүген “Пирамида”да җиңүчеләр бүләкләнде, әлеге сумма алар арасында бүленде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10