ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чирмешән сәнгать мәктәбенә белгечләр кирәк

14 сентябрь 2016, 16:27

Мәктәп филиаллары өч авылда эшли.

 (Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”). Чирмешәннең Балалар сәнгать мәктәбенз белгечләр җитми. “Безнең Чирмешән” газетасына әлеге уку йорты директоры Рәмзия Гайниева шулай дигән. “Нигездә, мәктәпкә 400гә якын бала йөри. Аларны 24 педагог укыта. Быел уку йортларын тәмамлаучы якташларыбыз булса да, безгә яшь белгечләр кайтмады. Ә белгечләр кирәк”, - дип, проблемалы мәсьәләне күтәрә директор.

Чирмешәндәге Балалар сәнгать мәктәбенең Иске Үтәмештә, Лашманда һәм Кармышта филиаллары да эшли. Сәнгать мәктәбендә укучылар музыка, хореография һәм сәнгать юнәлешләре буенча белем ала. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен эстетик тәрбия бирү бүлекчәсе дә бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10