ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Тукай районында бер ир кеше янып үлгән

12 сентябрь 2016, 12:26

Янгын бакча йортында чыккан.

 (Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Светлана Белова).  10 сентябрь көнне 112 диспетчерлык хезмәте телефонына Тукай районының Илбакты авылында шәхси йортта чыккан янгын турында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Марат Рәхмәтуллин хәбәр итте.

Янгын сүндерүчеләр 4 минуттан килеп җиткән. Янгынның төзүчеләр өчен корылган вагонда чыкканлыгы ачыкланган, вагон бакча йорты буларак кулланылган. Күршеләр вагон эчендә хуҗа кешенең булуы ихтимал, дип белдергәннәр.

20 минуттан соң янгын сүндерүчеләр 71 яшьлек ир-атның мәетен тапканнар.

Янгынның мичне дөрес кулланмау, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыкканлыгы мәгълүм.



 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10