ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан мөселман киносы фестиваленең 2016 елгы җиңүчеләре - исемлек

12 сентябрь 2016, 12:16

Иранның «Бессмертный» картинасы иң әйбәт уен фильмы дип табылды.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). Кичә Татарстан башкаласында XII Халыкара Казан мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы үтте.

Татар дәүләт оперы һәм балет академия театры каршындагы “йолдызлы” келәмнән беренче булып Татарстан кинематографистлары, алардан соң - Людмила Чурсина, Алексей Петренко, Людмила Чурсина, Елена Лядова, Анна Каменкова һәм Владимир Вдовиченков, режиссерлар Алексей Учитель, Александр Прошкин һәм Сиддыйк Бармак үтте.

Тантаналы чараны Татарстанның атказанган артисты Рузил Гатин һәм Россиянең атказанган артисткасы Нонна Гришаева алып барды.

Гришаева бабаларының берсе Казанда яшәп, Коръәнне тәрҗемә иткән Гордий Саблуков (Казан дини академиясе профессоры) булуын әйтеп узды. Мөселман киносы фестиваленең шундый зур киңлек белән үтүе аны калдырганлыгын әйтте.

Фестивальдә Татарстан Президенты призына Малайзия режиссеры Тунка Мона Ризаның «Редха» («Смирение») фильмы лаек булды. Призны Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тапшырды. Режиссер моңарчы Малайзия сөйләме яңгырамаган җирдә шушындый бәхеткә тиенүнең үзе өчен бик тә сөенечле булуын белдерде. «Редха» картинасы аутист балалары булган гаилә проблемаларына багышланган.

ТР кинематографистлары берлегенең махсус призын оешма рәисе Илдар Ягъфәров Татарстан кинематографиясен үстерүгә өлеш керткән өчен оператор Роберт Копосовка тапшырды. Ягъфәров призның ел саен тапшырылачагына өметен белдерде.

Сергей Лаврентьев, Сергей Анашкин һәм Наталья Боброва Россия кино төшерүчеләре һәм кинокритиклары Гильдиясе призын тапшырдылар. Аңа режиссер Альгис Арлаускасның (России һәм Испания) «Заговор сумасшедших» картинасы лаек булды.

Фестивальнең иң яхшы кыскаметражлы документаль фильмы булып режиссер Әлмөхәммәд Кальсомның «Жасмин» (Сирия) картинасы танылды. Рус телендә бик әйбәт сөйләшүче Кальсом приз өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм кинофорумның бик ошавын әйтте. «Безнең телебез бер – кино теле. Без җиңәчәкбез», – диде ул.

Малайзиянең «Редха» фильмы тагын бер бүләккә лаек булды –«Белый слон» -“Ак фил” призы. Тунку Мона Риза сәхнәгә икенче кат күтәрелде.

Казан мэры призын режиссер Ренат Хәбибуллинның Мәрҗани мәчете турындагы фильм - «Мечеть Марджани. История воплощенных традиций» өчен шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов Александр Долговка тапшырды.

Кинофестивальнең башкарма директоры Миләушә Айтуганова жюри игътибарына лаек булган махсус призны «Мой Дагестан. Исповедь». документаль фильмына  тапшырылуын белдерде.

Татарстан режиссеры Алексей Барыкин кыска метражлы фильмнар булып бертавыштан ике картина: Алижан Насыйровның «Ата Бейит» (Кыргызстан) һәм Казан режиссеры Руслан Вәлиевнең Сталин чоры репрессия корбаннарын аклау турында үзгә бер карашлы «З/К» фильмы (диплом эше) аталуын белдерде.

Иң яхшы тулы метражлы фильм бүләген чыгышы белән Төрекмәнстаннан булган Россия режиссеры Усман Сапаров алды. Әлеге номинациядә Ираннан Мехди Ганжиның «Я хочу быть королем» картинасы билгеләп үтелде. «Сез дөньядагы барлык мөселман мәдәниятына ихтирам күрсәтәсез. Төрле дин кешеләре бер җирдә тату яшәп, бик матур үрнәк күрсәтәсез», – диде ул жюрига һәм укучыларына рәхмәт җиткереп һәм Татарстан башкаласының чәчәк атуын теләде.

Иң яхшы анимацион фильм дип Алена Ребезованың «Долесу» Россия лентасы танылды. Призны Сергей Анашкин чыгып алды һәм авторына тапшырырга вәгъдә бирде.

КМФМК да яңа номинация булган «Россия молодая» призын режиссер, сценарист һәм актер Юрий Быков яулады. Ул кинематографист буларак беренче шундый төп приз алуын билгеләп узды. Номинациядә ике картина: Кирилл Плетневның «Мама» һәм Андрей Носковның «Личное дело» лары билгеләп үтелде. Соңгы фильм Башкортстанда төшерелгән.

Иң яхшы оператор исемен яулаган Рузбех Райгуга («Бессмертный», Иран) бүләкне жюри әгъзасы - Казан кинооператоры Валерий Севастьянов тапшырды.

Иң яхшы хатын-кыз роленә чыгышы белән монголлы булган, «Норжмаа» Кытай фильмында уйнаган актриса Бадема лаек булды. Ул Казанны бик яратуын җиткерде . Үзенә бүләк ителгән чәчәк букетын Алексей Петренкога тапшырды һәм хор белән бергә монгол җырын башкарды. Россия тамашачысына Бадема Михалковның «Урга: территория любви» фильмы аша яхшы таныш.

Иң яхшы ир-ат ролен Елена Лядова һәм Владимир Вдовиченков атады. Әлеге номинациядә «Редха» («Смирение») фильмы актерлары: Хариц Хазиг, Иззи Риф, Намрон призга лаек булды. Картина режиссеры Тунку Мона Риза сәхнәгә өченче тапкыр күтәрелде. Зал да, ул үзе дә бик канәгать иде, хәтта шатлыктан күз яшьләрен тыялмады.

Иң яхшы сценарий, уен киносында, «Ничье дитя» серб фильмы Вука Ршумовичныкы булды. Бүләкне әфган-француз кинематографисты Сиддыйк Бармак тапшырды.

Иң яхшы режиссер эше өчен бүләкне Сергей Потапов алды. Ул «Божество Десегой» (Якутия) картинасын төшергән. Бүләкне жюри әгъзасы– режиссер һәм сценарист Юсуп Разыков (Үзбәкстан) тапшырды.

Фестивальнең иң яхшы уен фильмы өчен төп бүләген жюри рәисе Александр Прошкин тапшырды. Ул фестивальне оештыручылар «Татаркино»га, ТР Мәдәният министрлыгына , волонтерларга һәм Татарстан хөкүмәтенә зур рәхмәтләрен белдерде. Жюри рәисе аеруча Казан тамашачысына рәхмәтле булуын, кешеләрнең күп килүен, баскычларда да урын булмавын билгеләп узды.

Нәтиҗәдә, иң әйбәт уен фильмы булып режиссер Хади Мохагехның Иран картинасы «Бессмертный» танылды. Призны фильм төшерүче өчен продюсер Али Реза Шахрохи чыгып алды.

Конкурс программасын мәртәбәле жюри танылган кинорежиссер, Россиянең халык артисты, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Александр Прошкин рәислегендә бәяләде. Жюри составында режиссер, сценарист, продюсер Сиддыйк Бармак (Әфганстан, Франция), режиссер, кинооператор Усман Сапаров (Төрекмәнстан), режиссер, сценарист Юсуп Разыков (Үзбәкстан, Россия), кинооператор Валерий Севастьянов (Татарстан) бар иде. «Россия молодая» номинациясе конкурсантларын режиссер, сценарист, актер, композитор Юрий Быков (Мәскәү) һәм режиссер, сценарист, продюсер Алексей Барыкин (Казан) бәяләде.

КМФМК - 2016 конкурс программасына 33 илдән 60 фильм ( сайлануда 700 заявка 50 илдән бирелгән иде) сайлап алынган.Фестивальне оештыручылар -ТР Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, Россия мөфтиләр берлеге. Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронатында уза. Фестиваль "Мәдәниятләр аралашуы аша - мәдәниятле диалогка" девизы белән үтте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10