ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Корбан бәйрәме уңаеннан Мәскәүдә гает намазы үтәчәк урыннар - исемлек

11 сентябрь 2016, 15:16

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә вәгазь һәм иртәнге намаз иртәнге сәгать 8дән 9га кадәр үтәчәк.

(Казан, 11сентябрь, «Татар-информ»). 2016 елның 12 сентябрендә Корбан бәйрәме уңаеннан Мәскәү Җәмигъ мәчетендә вәгазь һәм иртәнге намаз иртәнге сәгать 8дән 9га кадәр үтәчәк (трансляция «Россия 1» каналыннан сәгать 9дан алып барылачак).

Поклонная гора Мемориаль мәчетендә намаз  иртәнге 6 сәгать 30 минутта, Тарихи мәчеттә – 8 сәгатьтә, Отрадныйдагы “Ярдәм” мәчетендә сәгать 7дә үтәчәк.

Бәйрәм вәгазе һәм иртәнге намаз Мәскәү шәһәренең мөселман җәмгыятьләрендә дә узачак.

«Кәүсәр» чатырында иртән сгать 7дә (Технопарк м., Андропов проспекты, 11, корп.2, чатырда);

“Миһербанлык” («Милость») мөселман җәмгыятендә иртән сәгать 7дә ( Бунинск аллеясы м.,, Южнобутовск ур., 96, «Изумрудный» янәшәсендәге чатырда);

«Әлиф» мөселман җәмгыятендә иртән сәгать 7дә;

«Рисаләт» мөселман җәмгыятендә 8 сәгать30 минутта (Огородный проезды- 5, 4 стр);

“Җиденче буын” мөселман җәмгыятендә иртән сәгать 7дә (Нижегородск ст. (МЦК) Авиамоторная, Басовская ур.,1) узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10