ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Мәдәният

Арчада “Балкыш” республика фестиваленең икенче сайлап алу турында биш район ярышты

11 сентябрь 2016, 12:02

Икенче турда җиңүчеләр 5 октябрьдә Казанда филармония концертлар залында узачак йомгаклау концертында чыгыш ясау хокукына ия була.

 (Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Күптән түгел Арча Мәдәният йортына Арча, Лаеш, Балык Бистәсе, Әтнә, Биектау районнарыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарның “Балкыш” республика фестиваленең икенче сайлап алу туры үтте, дип хәбәр итте Арчаның arsk.tatarstan.ru муниципаль сайты.

Республика ветераннар советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков билгеләп үткәнчә, фестиваль быел дүртенче тапкыр үткәрелә. “Дүрт ел дәвамында ул Татарстан гына түгел, Россия мәдәният тормышына да ныклап кереп урнашты. Берәүләр өчен байлык, икенчеләренә оныкларын багу бәхет булса, сез ул бәхетне сәхнәдә табасыз. Сезнең талантыгыз, теләгегез белән менә шундый күләмле чара оештырылып килә дә инде”, - диде ул.

Бу фестивальне башлап җибәрүнең сәбәпчеләре дә арчалар икән бит. Арчага Илдус Сәгъдиевның юбилеена кайткач, Хәбир Иштирәков өлкән яшьтәге бер ханымның бик матур һәм үзәккә үтәрлек моңлы итеп җырлаганын ишетә. “Шунда мин үзешчән ветераннар өчен фестиваль оештыру теләге белән янып йөри башладым. Җитәкчеләр дә хуплап каршы алды. Хәтта Президентыбыз да фестивальгә ярдәм күрсәтә”, – диде ул.

Ветераннарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов сәламләп: “Сезне Тукай яшәгән Арча төбәгендә күрүебезгә шатбыз. Талантлы өлкән буын вәкилләрен, аларның актив тормыш алып баруларын күрү - икеләтә шатлык. Бу бәйгедә җиңелүче булмаячак, чөнки сәхнәгә чыгып, дәрәҗәле жюри каршында чыгыш ясау - үзе үк зур җиңү, – диде.

Арчалы, Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге жюри составында, чыннан да, танылган шәхесләр – Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры, Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин, Россиянең халык артисты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Лима Кустабаева һәм башкалар иде.

Бәйге җиде номинациядә узды. Аерым башкаручылар, җыр ансамбльләре, вокаль-инструменталь ансамбльләр, хор, фольклор коллективлар, биючеләр, нәфис сүз осталары чыгыш ясады. Беренче булып үзешчәннәр ярышын әтнәләр башлап җибәрде. Хәбир Иштирәков һәр район чыгышыннан соң сәхнәгә чыгып, үз фикерләрен, теләкләрен җиткерде, катнашучыларга дипломнар тапшырды.

Арча районы ветераннары иң соңыннан чыгыш ясау сәбәпле, башкалар белән чагыштырып утыру мөмкинлеге туды. Һәм горурланып әйтә алабыз – безнекеләргә җитүче булмады. Хәтта көндәшләребез дә арчалар чыгышын көчле алкышлар белән кабул итте. Бу инде үзе зур бәя. Арчалылар гына һәрбер номинация буенча чыгыш ясады. Костюмнар да искиткеч иде. Нәсимә Гарифуллина (сәнгать җитәкчесе Гүзәл Минхәерова) җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр”, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирая Батыршина җитәкләгән “Рус җыры” халык (солисты Ринат Бариев), Флера Шакирова җитәкчелегендәге “Арча таңнары” вокаль ансамбльләре чыгышлары үзе генә дә ни тора. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Гайнетдинов җитәкчелегендәге вокаль–инструменталь ансамбль (солисты Валентина Вәлиуллина) чыгышы тамашачыны сокландырды, Яңа Кенәрдән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Диләрә Иванова җитәкчелегендәге бию коллективы алкышларга лаек булды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зилә Шәйхетдинованың, Булат Галиевның йөрәкләргә үтеп кергән матур, моңлы тавышлары, нәфис сүз остасы Иван Ивановның чыгышы жюри әгъзаларын да битараф калдырмады. Арчалылар чыгышларын Габдулла Тукайның “Туган тел”е белән тәмамлады.

“Көчле состав, көчле чыгыш, яхшы костюмнар. Елдан–ел яхшыра барасыз. Күңел биреп әзерләнгәнегез күренеп тора. Башка милләт вәкиленең (Валентина Вәлиуллина) татар телендә җырлавы сокланырлык”, – дип билгеләп үтте Хәбир Иштирәков. Шамил Әхмәтҗанов исә, Арчага кайту, якташларымны сәхнәдә күрүем, аларны матур чыгышлары, чәчәк кебек сәхнәдә балкып торулары горурландыра, диде.

“Арча ветераннары бик матур чыгыш ясады. Бик көчле коллектив. Арча үзешчәннәренең кабатланмый торган үз йөзе бар, – диде Лима Кустабаева. – Иң ошаганы, Тукайның юбилей елына басым ясап, чыгышларын “Туган тел” җыры белән тәмамлаулары булды. Шунысы кызык, сәхнәдә басып торган рус кешеләре дә сүзләрен белеп җырга кушылды”.

“Сездә миллилек көчле, – диде Рамил Курамшин. – Күпме танылган шәхесләр биргән район. Арча – республикада әйдәп баручы район дип тә бер курыкмыйча әйтә алам”.

Икенче турда җиңүчеләр 5 октябрьдә Казанда филармония концертлар залында узачак гала–концертта чыгыш ясау хокукына ия була.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10