ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Җәмгыять

Томск үзәк проспектын ремонтлаганда XIII-XV гасырдагы татар авылы табылган

10 сентябрь 2016, 14:33

Бу табылдыклар 1604 елда нигез салынган Томск шәһәре урынында элек татар авылы булуын күрсәтә, ди белгечләр.

 (Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Томскида Ленин проспектында диварларны реконструкцияләү вакытында анда шәһәргә нигез салынганчы яшәгән татарларның көнкүреш кирәк-яраклары табылган дип хәбәр итә Томск өлкәсе Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Елена Перетягина. Бу хакта "Интерфакс" яза.

"Траншея салу барышында кыйммәтле мәдәни катлам ачыкланган. Аны әлегә "Тирмә тавы җирлеге" дип атарга була. Барлыгы 50 предмет табылды, алар арасында Томск һәм Эушта татарларының керамик савытлары, шулай ук терлекләр сөякләре бар. Бу шушы урында авыл булуы турында сөйли", - диде Е.Перетягина.

Аның мәгълүматларына караганда, бу табылдыклар XIII-XV гасырга карый, шуңа охшаш әйберләр элегрәк Томск өлкәсе Киреевск бистәсендәге "Шайтан-2" борынгы каберлекләрен казыганда табылган. Ленин проспекты территориясендә татар авылы урнашкан булырга мөмкин, диде Е.Перетягина.

Хәзер һәйкәлләрне саклау органнары материалларны өйрәнә, авыл җирлеген мәдәни мирас объетлары исемлегенә кертү мәсьәләсе хәл ителә.

"Табылдыкларның күп өлеше чыгарылган. Хәзер анда шәһәр төзелеш эшчәнлеген тормышка ашыру мәсьәләсе хәл ителә. Билгеле таләпләрне үтәгәндә бу мөмкин эш", - диде ул.

Томск шәһәре 1604 елда рус патшасы Борис Годунов боерыгы белән төзелгән.

(Рәсемнәрдә - себер татарларының милли киемнәре. Томск өлкәсе университеты фәнни китапханәсе сайтыннан алынды).


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10