ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тинчуринлылар яңа сезонда Төркия һәм Европада чыгыш ясау турында сөйләшүләр алып бара

10 сентябрь 2016, 12:25

Сезон дәвамында К. Тинчурин театры артистлары 80 нән артык урында чыгыш ясарга өлгерә

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 14 сентябрь көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 83 нче сезонын ача. Тамашачыларга алар Ибраһим Гали әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Беренче мәхәббәт” спектаклен тәкъдим итәчәк.

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, тинчуринлылар бу сезонда үз мәйданнарында Ижевск, Уфа, Абхазия театрларын кабул итәчәк.

К. Тинчурин театры артистлары чыгышларын исә октябрь һәм ноябрь айларында Мәскәүдә, соңрак Самара, Ижеск калаларына күрергә мөмкин булачак.

Моннан тыш, тинчуринлылар республиканың барлык районнарында гастрольләрдә булырга, Балык Бистәсе районында Нуретдин Нәҗмиевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан, Мөслимдә Зөфәр Харисовның 60 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәләре уздырырга ниятли. “Сезон дәвамында кимендә 80 урында гастрольләр белән булабыз, - дип билгеләп үтте Фәнис Мөсәгыйтов.

Ул шулай ук Төркиядә һәм Европада чыгыч ясау турында сөйләшүләр алып баруы хакында белдерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10