ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда һава торышы: кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар көтелә

9 сентябрь 2016, 20:15

Көндез 16 градуска кадәр җылы булачак.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, иртәгә республикада көн бераз болытлы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача.

Төнлә салкынайта, 5-10 градус кына җылылык булачак. Көндез җылытып, 11-16 градуска кадәр җитәр дип фаразлана.  Татарстанның төньяк-көнбатышында җылырак, көньяк-көнчыгышында салкынрак булыр дип көтелә.

Казанда 10 сентябрьдә көндезге сәгатьләрдә бераз гына кыска вакытлы яңгыр булуы мөмкин, төнлә явым-төшем күренми. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача. Һава температуратурасы төнлә 7-9 градус җылы, көндез 11 дән16 радуска кадәр җылы булачак дип фаразлый синоптиклар.

11 сентябрьдә Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җылылык 3 градус кына булачак, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10