ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Дмитрий Медведев хезмәт хакын түләүне тоткарлау башбаштаклык дип белдерде

9 сентябрь 2016, 13:13

Россиядә хезмәт хаклары буенча бурыч 3,5 млрд сумнан арткан

  (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев хезмәт хакын түләүне тоткарлауны башбаштаклык, бу проблема прокуратура контролендә булырга тиеш дип белдерде хезмәтне саклау проблемалары буенча киңәшмәдә. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Хөкүмәт рәисе мәгълүматларына караганда, 1 августтан хезмәт хакы буенча бурыч 3,5 млрд сумнан арткан. Аның сүзләренчә, бу айлык хезмәт хакы фондының 1% чамасы.

Премьер төрле төбәкләрдә хезмәт хакы тоткарлану белән бәйле вәзгыять төрлечә, диде. Шул ук вакытта "барлык очракларда да диярлек оешманың үз акчасы җитмәү белән бәйле" дип билгеләп үтте.

Министрлар Кабинеты башлыгы искәрткәнчә, бу проблеманы хәл итү өчен хезмәт хакын түләүне контрольдә тотуны тәэмин итү, хезмәт хакын тоткарлаучы эш бирүчеләргә административ җаваплылык буенча "юл картасы" расланган.

"Әмма бу мәсьәләләр тиешле күзәтчелек хезмәтләре, прокуратура контролендә булырга тиеш", - диде Медведев.

Моннан тыш, ул "профсоюзлар бу проблемадан читтә калырга тиеш түгел", - дип билгеләп үтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10