ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Голамәләр дини йолалар турындагы Нигезләмәне яңартачак
VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кураторлар жыя
Владимир Леонов Татарстан спорт министры итеп билгеләнде
Дамир Фәттахов Татарстан яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде
Рөстәм Миңнеханов "Татнефть” җәмгыятенең акционерлар җыелышында катнаша

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов РФ субъектлары башлыкларының август рейтингында өченче урынын саклаган

9 сентябрь 2016, 11:55

Август рейтингы төзүдә алда торган сайлаулар һәм җитәкче вазифаларга яңа билгеләүләр йогынты ясаган

 (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ субъектлары башлыкларының август рейтингында өченче урынын саклап калган. Рейтингны Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы төзегән.

Агентлыкның генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Дмитрий Орлов хәбәр иткәнчә, алда торган сайлаулар, идарәдәге проблемалар һәм җитәкче вазифаларга билгеләүләр әлеге август рейтингын төзегәндә йогынты ясаган хәлиткеч фактор булган.

“Думага һәм закон чыгару җыеннарына сайлауда “Бердәм Россия” партиясенең төбәк исемлегенең алгы позицияләрендә торган төбәкләр башлыклары, нигездә, йогынтыны көчәйтәләр яки аны саклап калалар”, - дип билгеләп үтте Дмитрий Орлов.

Губернаторлар йогынтысы рейтингында Мәскәү мэры Сергей Собянин беренче урынны бирми. Икенче урында – Чечня башлыгы вазифаларын башкаручы Рамзан Кадыйров. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өченче урында кала бирә.

Үзгәрешләргә килгәндә, Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев белән Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко урыннарын алмашкан, төгәлрәге, Полтавченко Якушевка юл биргән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10