ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Авыл

Теләченең Олы Нырсы авылында хәләл үрдәк үстереләчәк

8 сентябрь 2016, 16:26

Үрдәк үстерү буенча проект 10 миллион сумга исәпләнгән

 (Теләче, 8 сентябрь, “Татар-информ”, “Теләче”, Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы Олы Нырсы авылында күптән түгел мәйданы 2 мең квадрат метрлы торак төзелә башлады. Үрдәк фермасы җитәкчесе Данил Сабиров төзелеш эшләрен озакка сузмыйча, шушы көннәрдә үрдәк үстерә башларга исәпли. Аның сүзләренчә, фермада барлык эш тә автомат ярдәменә башкарылачак. Азык, су, витаминнар һәрчак алларында була торган итеп көйләнә. Әлеге җиһазлар Белоруссиядән кайтартыла. 10 мең баш үрдәкне бары 2 кеше караячак. Сыйфатлы, витаминнарга бай булган азык Чаллы комбиазык заводыннан махсус алып кайтартылачак, дип яңалык уртаклаша tulachi.ru.

Үрдәк фермасы башлыгы Лаеш районында урнашкан “Рамай” хуҗалыгыннан 1 тәүлекле бәбкәләрне алып кайтып үстерергә ниятли. Токымы Англиядән булган үрдәк биредә 45 көн үсәчәк. Соңыннан, шул ук “Рамай” үрдәк фермасына тапшырылачак. Әлеге ферма белән инде килешүләр төзелгән. Шунысын әйтергә кирәк: үрдәкләр биредә хәләл итеп үстереләчәк. Хәләл үрдәкләрне район халкының да сатып алу мөмкинлеге булачак. Бер үрдәк бәбкәсе 85 сум торганын исәпкә алсак, килосы 150-155 сум торган сыйфатлы үрдәк ите алмаслык бәя түгел.

Үрдәк фермасы төзелеш эшләрен дә үз хисабына башкара. Әлегә дәүләттән ярдәм алмаганнар. “Яхшыга өметләник, бәлкем, алга таба дәүләт ярдәменә дә ия булырбыз”,- ди Данил әфәнде. Үрдәк үстерү буенча проект 10 миллион сумга исәпләнгән. Бу суммага кош-кортларның тиресен чыгару өчен трактор һәм башка төр техникалар сатып алачаклар. Зур чыгымнар тотып эшләнәчәк үрдәк фермасы алга таба хуҗаларына табыш китерер, район халкын хәләл продукция белән сөендерер дип ышанасы килә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10