ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Янгыннарны кисәтү йөзеннән, Балтач авылларында рейдлар үткәрелә

8 сентябрь 2016, 07:17

Балтач һәм Кукмара районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Нурфат Яппаров шул хакта аңлатма бирә

 (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Балтач районы авылларында янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары белән бергә, рейдларга үткәрә. Әлеге районның “Хезмәт” газетасы шул хакта Балтач һәм Кукмара районара янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Нурфат Яппаров язмасын тәкъдим иткән.

Янгын сүзе һәркем өчен йөрәк өшеткеч яңгырый. Тормыш булгач, бәла-казалар да чыгып тора. Еш кына мондый хәвефле бәхетсезлек очраклары гражданнарның ваемсызлыгы, янгыннан саклану чараларын төгәл үтәмәүләре нәтиҗәсендә килеп чыга.

Соңгы вакытта районда янгыннарның еш күзәтелүе борчуга сала. Янгыннар чыгуга күпчелек электр жиһазларыныӊ, ягу һәм жылыту приборларыныӊ төзек булмавы, ут белән саксыз эш итү сәбәп булып тора. Шулай ук шәхси хуҗалык янында буржуйкалар ягу да төп сәбәпләрнең берсе. Киеренке хәлдән чыгу максатыннан, рейдлар уздырыла. Һәр шәхси хуҗалыкка кереп аңлату эшләре алып барыла, шулай ук рейдлар вакытында куркыныч тудырган йортлар, биналар исәпкә алына, диелә өлкән инспектор язмасында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10