ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде
Владимир Путин пенсия яшен арттыруны ошатмавын әйтте
Идел буе районы суды “Спурт Банк”ның элеккеге җитәкчесенә "өй аресты" җәзасын билгеләде
Шиһабетдин Мәрҗанинең фикерләренә тирән төшенү булырга тиеш – Рушан Аббясов
Мәскәү татар яшьләре "Йолдызлар яңгыры"на берләшә

Мәдәният, Татар дөньясы

ТНВ га "Җырлыйк әле" тапшыруы һәм аның авторы Нәҗип Бәдретдинов кайтты (видео)

8 сентябрь 2016, 11:26

ТНВ тарихында иң озак чыккан тапшыруларның берсе "Җырлыйк әле"не бер ел чамасы элек “Караоке battle” алыштырган иде.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Яңа гасыр” телеканалында “Караоке battle” тапшыруы урынына “Җырлыйк әле” тапшыруы әйләнеп кайта.

Искәртеп үтик: 15 ел эфирда булган тапшыру берәр ел чамасы ябылып торды, аның урынында “Караоке баттл” тапшыруы эшләнде. “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе” ААҖ генераль директор урынбасары – баш редактор Данил Гыйниятов билгеләп узганча, “Җырлыйк әле” авыл һәм район җирлекләрендәге, урта һәм өлкән буын тамашачыларының күңеленә хуш килгән тапшыруларның берсе иде. “Безгә күп кенә хатлар да килде, шалтыратулар да булды, эфирга кайтаруны сорадылар. Халыкның күпсанлы сораулары буенча, ул тапшыруны яңадан сеткага куйдык. Хәзерге вакытта аның декорацияләрен, компьютер графикаларын эшләү процессы бара. Октябрьнең беренче яртысында беренче тапшыру эфирга чыгарга тиеш”, - диде Данил Гыйниятов.

Тапшыруны “Караоке баттл”ны алып барган Рөстәм Гайзуллин алып барачак.

“Җырлыйк әле” тапшыруының авторы, музыкант, баянчы Нәҗип Бәдретдинов та “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә, тапшыру ябылганнан соң, төрле төбәкләрдән бик күп хатлар килгәнен әйтте. “15 ел телевидение өчен зур чор дип әйтергә кирәк. Тапшыру ябылганнан соң, миңа, ни өчен яптыгыз дип шалтыратучылар, хат язучылар күп булды. Дөресен әйтергә кирәк, татарлар аның ябылуын хупламады. Казанның кайсыдыр бистәсендә имза да җыеп йөргәннәр дип ишеттем. Эшләгән кешедә һәрвакыт гаеп була. Җитешсез яклары булмагандыр дип әйтмим. Үзешчәннәр белән эшләү, ни дисәң дә, катлаулы. Алар бит әзерлекле кешеләр генә түгел. шуңа күрә быел кимчелекләрне истә тотып, яңа проект эшләдек”, - дип белдерде Нәҗип Бәдретдинов.

Элекке тапшыруның җитешсезлекләре турындагы сорауга биреп, автор һәрвакытта да ул уйлаганча гына барып чыкмавын белдерде. “Мин башта районнарга барып әзерли идем. Ләкин нәтиҗәсе һәрвакыт көткәнчә булмый. Барып әзерлисең – алар урынына башкалар килеп төшә. Кире кайтарып җибәреп булмый бит инде. Кайберәүләрнең җырлау дәрәҗәсе түбән булуы ачыклана. Шуңа күрә сыйфатны тоту авыр булды. Уңайсыз булган чаклар булды. Ләкин барыбер аны халыкка канат куя торган тапшыру диделәр”, - ди Нәҗип Бәдретдинов.

Ул яңа тапшыруның үзенчәлеген әйтеп, 3 җырчы катнашачагын хәбәр итте, моңарчы 10 кеше катнашканын искәртте. “Җырлый белә торган 10 кешене атна саен табу катлаулырак. Яңа тапшыру музыкаль яктан югары сыйфатлы булыр дип ышанып калам. Тапшыру уенга корылачак. Монда катнашучыларның җыр башкару осталыгына түгел, татар җыр сәнгате өлкәсендәге белеменә бәя биреләчәк. Баллар санына карап җиңүче ачыкланачак”, - ди Нәҗип Бәдретдинов.

Ул тапшыруда һәр уенчыга җырлап танылу мөмкинлеге бирелүен әйтте. “Тапшыруның төп үзенчәлеге – бернинди фонограмма кулланылмаячак, фәкать уен кораллары ансамбленә тере тавыш белән кушылып җырлау булачак. Тапшыру халкыбыз яратып өлгергән әсәрләргә нигезләнәчәк. Заманча хитларга урын бирмибез. Безнең максат – музыкаль ядкәрләребез булган әсәрләрне халык күңелендә яңартып үтү”, - дип белдерде Нәҗип Бәдретдинов.

Әңгәмәдәш татар эстрадасына карата фикерләре белән дә уртаклашты. “Фонограммага тавыш яздырып җырлауны кабул итә алмыйм. Концерт дигән төшенчә тамашачы һәм башкаручы арасында туа торган ансамбль дигән сүз. Фонограммага чыгып, күлмәк күрсәтеп басып торуларга башка исем табар идем, концерт түгел, ә шоу дияргә була, мәсәлән. Элек композитор белән шагыйрь җыр иҗат итә дә, аны җырчыга тәкъдим итә. Җырчы шул җыр белән гастрольләргә чыгып китә. Җыр халык күңелендә кала икән, яшәп китә иде. Шул очракта гына радиога яздыра иде. Хәзер җырның сүзләрен дә өйрәнеп бетермичә, иң беренче эш итеп, радио-телевидениега килеп яздыралар. Бу дөрес түгел дип уйлыйм. Шуңа күрә хәзерге җырларны көненә 10 тапкыр ишетсәм дә, колагыма да керми, хәтеремдә дә калмый”, - дип белдерде Нәҗип Бәдретдинов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10