ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Төркмәнстанның урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы Сабада урман үстерү серләрен өйрәнә

7 сентябрь 2016, 17:49

Шамамед Сарыханов Лесхоз селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлеге белән танышты

 (Саба, 7 сентябрь, “Татар-информ”, “Саба таңнары”). Саба районы Лесхоз селекция-орлыкчылык үзәге – Россиядә яңа технологияләр белән эш итә торган иң зур үзәк. Биредә елына 12 миллион агач кәлшәсе үстерелә. Бүген Лесхоз селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлеге белән танышу, эш-тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән, Төркмәнстанның Урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы Шамамед Сарыханов килде, дип хәбәр итә “Саба таңнары” газетасы.

ТР урман хуҗалыгы министры Алмаз Нәзиров, ТРның Төркмәнстандагы тулы хокуклы вәкиле Хәйдәр Галиев, Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев озатуында Шамамед Сарыханов 11 гектар мәйданны биләгән селекция-орлыкчылык үзәге белән танышты. Ул, күп илләр тәҗрибәсен өйрәнгән кеше буларак, Лесхоз селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлеген югары бәяләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10