ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Энгель Фәттахов Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы составыннан чыгарылды
20 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Рөстәм Миңнеханов Путинга Универсиаданың спорт мирасын куллану турында сөйләде
Самара өлкәсе мәдрәсәсе чыгарылыш сыйныф укучыларын укырга чакыра
Рөстәм Миңнеханов Путинннан стадионнарда сыра сатарга рөхсәт итүне сорады

Дин

Быел Россиядән 15,5 мең мөселман хаҗ кыла

6 сентябрь 2016, 14:56

Квота 95 процентка үтәлгән.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Мәскәү – Казан – Симферополь – Астана ведомстволарының халыкара күпере үтте. Корбан бәйрәменә багышланган видеокүперне Мәскәүдәге “Россия бүген” («Россия сегодня» ) Мәскәү мәгълүмат агентлыгы оештырды.

Видеокүпердә Россия мөфтиләр берлеге рәисе Рушан Аббясов (Мәскәү), Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «ТР МДИ Хаҗ» директоры вазифаларын башкаручы Рөстәм Кәримов (Казан), Кырым Республикасының халыкара багланышлар эше һәм гражданнарны депортацияләү буенча Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Надир Номанов, Кырым һәм Севастополь мөселманнарының диния нәзарәте рәисе урынбасары Айдар Исмаилов (Симферополь), Астанадагы «Талибай» мәчете имам-хатыйбы Әсхад хәзрәт Сәлимов катнашты.

Рушан хәзрәт Аббясов җиткергәнчә, Согуд Гарәбстанында Россиядән 15,500 мөселман хаҗ кыла. “Россиялеләргә бүлеп бирелгән квотаның 95 проценты тулды. Тулып бетә алмый, чөнки икътисади кризис тоткарлый. Шулай да быел хәл уңай якка үзгәрде”, - дип билгеләп үткән Рушан Аббясов.

Мөфтиләр берлеге вәкиле сүзләренчә, хәлнең уңай якка үзгәрүе хаҗ бәясенең быел 1800-1900 долларга кадәр төшүеннән торган.

«Россиядә 20 - 25 миллион мөселман яши. Моңа кадәр безгә 20 мең урын бирелә иде. Бу сан 25 меңгә җитте. Мәккәдә изге җирләргә реконструкция булу сәбәпле, квота киметелде. Әмма без элеккеге квотаны кире кайтарырга планлаштырабыз”, – дип сөйләде Рушан хәзрәт Аббясов.

Видео күпер барышында иң күп урын Дагестан мөселманнарына бирелә, дигән мәгълүмат яңгырады. Россиянең әлеге төбәгеннән хаҗ кылырга баручылар өчен квота 6 меңгә кадәр җиткән.

Россия белән чагыштырганда Казахстан халкына хаҗ кылу өчен 3 мең урын бирелгән. Астанадагы «Талибай» мәчете имам-хатыйбы Әсхад хәзрәт Сәлимов сүзләренчә, изге җиргә бару өчен аларда хаҗилар җитәрлек санда тупланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10