ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Уфаның "Ихлас" мәчетендә Җәлилчеләрне искә алу чарасы үтте

5 сентябрь 2016, 07:05

Хәтер кичәсе азагында мәчет каршында күккә 11 кызыл шар очырылды

(Уфа, 5 сентябрь, “Татар-информ”, Рәзилә Низамова). Уфаның “Ихлас” мәчетендә Җәлилчеләрне искә алу чарасы үтте. Бу хакта “Кызыл таң” газетасы яза.

“Ихлас” мәчетендәге җәлилчеләр батырлыгын искә алу акциясендә җәмәгать оешмалары, ветераннар, руханилар, мәдәният һәм матбугат хезмәткәрләре, сәнгатькәрләр һәм башкалар катнашты.

Мөхәммәт хәзрәт Галләм, чараны ачып, каһарманнар рухына атап дога укыды. Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Афәрим Акчурин җитәкчелегендәге “Илаһилар” иҗат төркеме Муса Җәлилнең чорында популяр булган һәм шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар башкарды. Аннары“Мясной бор”да эзтабарлар алып барган эш һәм тарихи чыганаклар турында “Хәтерлим” дигән фильм күрсәтелде. Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов шагыйрьгә багышланган “Кояшлы җырлар” шигырен укыды.

Искә алу кичәсендә, шулай ук, “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасының җитәкчесе Динә Морзакаева, әлеге кичә проектының авторы, режиссер Ренард Хантимеров чыгыш ясадылар, Гаян Арсланов хатирәләрен шигъри юлларга салып ишеттерде. Хәтер кичәсе ахырында мәчет каршында җәлилчеләрнең якты рухы бер минут тынлык белән искә алынды, күккә 11 кызыл шар очырылды.

25 август шагыйрь, татар халкының күренекле улы Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1944 елда Муса Җәлил һәм 10 татардан торган төркем Берлинның Плетцензее төрмәсендә Германиянең Империя суды хөкеменә тартыла һәм җәзалап үтерелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10