ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Яшел Үзән районында 2 меңнән артык эш урыны булдырырга телиләр

5 сентябрь 2016, 08:01

Яңа инвестицион проектларга 9,5 миллиард сумнан артык акча җәлеп итү планлаштырыла

 (Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ").  Яшел Үзән районының үсеш юнәлешен билгеләү максатыннан районның 2016-2021 елларга социаль-икътисади үсеше һәм 2030 елга кадәр планнары проекты эшләнгән. Бу проект халык бәяләмәсенә куела. Әлеге стратегик концепцияләре Яшел Үзән районы Советының соңгы сессиясе көн тәртибенә дә куелды, диелә муниципалитетның zelenodolsk.tatarstan.ru сайтында.

Суыткычлары, кораблары һәм башка бик күп төрле сәнәгать продукциясе белән дан казанган Яшел Үзән районы республикада гына түгел, илдә дә мөһим позицияне алып тора диелә сайтта. Проектның төп максаты исә дүрт юнәлеш нигезендә Казан агломерациясенең икенче өлеше сыйфатында Яшел Үзән муниципаль районын төзү.

"Боларга икътисадны модернизацияләү һәм диверсификацияләү, әйбәт логис­тика системасын булдыру, районның рекреацион мөмкинлекләрен файдалану, агросәнәгать комплексы үсеше керә, – диде чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин. – Районның сәнәгать секторы үсешен кыска вакытлы перспективада без Серго исемендәге завод базасында көнкүреш техникасы кластерын булдыруда күрәбез. Пыяла сәнәгате үсеше проектына сәнәгатьтә һәм төзелештә киң кулланыла торган пеностекло җитештерү кертелергә мөмкин".

Логистика системасына килгәндә, дип, райбашкарма комитеты башлыгы район территориясендә гамәлгә ашырыла торган зур инвестицион проектларны атады: «Зеленодольск» төзелеш сәнәгать мәйданчыгы, Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге, югары тизлекле магистраль "ВСМ-2". Аның сүзләренчә, «Зеленодольск» төзелеш сәнәгать мәйданчыгы проекты гамәлгә ашырылган очракта, инвесторлар исәбеннән район территориясенә 9,5 миллиард сумнан артык һәм инженер инфраструктурасы төзелеше өчен федерация һәм республика бюджетларыннан 1,1 миллиард сум җәлеп ителергә һәм 2 меңнән артык эш урыны булдырылырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10