ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевне 95 яшьлек юбилее белән котлады
Казан кызы "Россия туризм гүзәле 2018" таҗын яулады
ТР Хезмәт министрлыгында җылылык өчен субсидияләрнең бетерелү сәбәбен аңлаттылар
Яшьләр эшләре министрының урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнергә мөмкин
Июль аенда Төркиянең көнчыгышында боз яуган

Хәвеф-хәтәр

Антальяда судно һәлакәткә очраган: россияле зыян күргән

4 сентябрь 2016, 10:33

Яр буе хезмәте судан 82 кешене чыгарган, тагын бер кешене эзләү дәвам итә.

 (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Төркиянең Анталья шәһәрендә сәяхәт судносы һәлакәткә очрау аркасында Россия гражданины зыян күргән. Бу хакта Россиянең Анкарадагы илчелеге матбугат секретаре Игорь Митяков хәбәр итә дип яза "ТАСС".

"Антальяда туристлар судносы баткан. Бер россияле җиңелчә зыян күргән. Аңа урында ук медицина ярдәм күрсәтелгән. Хастаханәгә озатылмаган", - диде ул.

Дипломат сүзләренчә, "аның хәле ярыйсы", суднода Россиядән бер генә турист булган.

Haber Turk телеканалы мәгълүматлары буенча, сәяхәт судносына су кергән һәм ул бата башлаган. Экипаж пассажирларга вакытында коткару чаралары өләшкән. Яр буе хезмәте судан 82 кешене чыгарган, тагын бер кешене эзләү дәвам итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10