ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казан мэриясе корбан чалу өчен әзерләнгән 17 урынны атады

3 сентябрь 2016, 11:17

Корбан бәйрәме - 12 сентябрь Татарстан Республикасында ял көн

 (Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Ислам динендә иң төп бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бйәрәме 12 сентябрьгә туры килә. Казан мәчетләрендә бәйрәм намазы 5.40 сәгатьтә укылачак. Бәйрәм намазыннан соң корбан чала башлыйлар, аны өч көн дәвамында - 12-14 сентябрьдә башкарырга мөмкин. Татарстан башкаласында корбан чалу өчен 17 махсус урын әзерләнгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте.

Шәһәр хезмәтләре санкцияләнмәгән урыннарда корбанга сарык сату һәм тиешсез урыннарда чалуны булдырмас өчен оештырылган төстә эш алып барачак диде ул. "Шәһәрлеләргә мәчеткә бару уңайлы булсын өчен җәмәгать транспорты маршрутлары иртәнге дүрттән эшли башлаячак", - дип өстәде бүлек башлыгы.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең җаваплы хезмәтләренә, район хакимиятләренә Корбан бәйрәмен үткәрергә әзерләнергә йөкләде.

Корбан бәйрәме Уразадан соң 70 көн узгач бәйрәм ителә. Быел аны бәйрәм итү датасы Татарстан Президенты тарафыннан билгеләнгән. 12 сентябрь республикада "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан Республикасы законы буенча ял көне дип санала. Шулай итеп, 2016 елда биш көнлек эш атнасында 10, 11, 12 сентябрь ял көннәре дип санала.

2016 елда Казан шәһәрендә корбан чалу урыннары:

1. «Фатиха» мәчете - Р.Зорге ур., 4а

2 .«Казан Нуры» мәчете - Ф.Әмирхан пр., 3

3. «Әл-Мәрҗәни» мәчете - К.Насыйри ур., 17

4. «Әҗем» мәчете - Фәткуллин ур., 15

5. Корбан чалу комплексы - Бертуган Петряевлар ур.,

6. «Тынычлык» мәчете - Тынычлык бистәсе, Мелитопольская, ур.15

7.  «Гадел» мәчете - Оренбург тракты, 193

8. «Ризван» мәчете - Х.Мәүлетов, 48а

9. Ат спорты клубы - Тынычлык бистәсе, Новосельская, 70

10. «Жомга» мәчете  -Юдино, Ильич ур., 4

11. «Рамазан» мәчете - Окольная ур., 25Б

12. «Сөләйман» мәчете - Левченко торак комплексы, Ютазы ур., 8

13.   «Ислам дине» мәчете - Чишмәле ур., 17а

14. «Биләл» мәчете - Вознесенское , Иркен ур., 33

15.  «Котдус» мәчете - Карьер, Яснополянский, 16

16. «Иман Нуры» мәчете - Нагорный, Юл ур., 32а

17. «Ислам» мәчете - Дәрвишләр бистәсе, Вяземская, 28 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10