ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Казан» аэропорты Сәмәркандка рейсларны кичектерми

2 сентябрь 2016, 18:10

Ислам Кәримовның туган шәһәре аэропорты 3 сентябрьдә махсус рөхсәт алганнардан кала барлык рейслар өчен ябык булачак

 (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). «Казан» аэропортына Үзбәкстан Президенты үлеме турындагы имеш-мимешләр аркасында Сәмәркандка рейсларны кичектерергә туры килмәячәк дип хәбәр итте "Татар-информ"га һава порты матбугат секретаре Гадел Гатауллин.

«Би-би-си» хезмәте мәгълүматлары буенча, дәүләт башлыгын җирләү белән бәйле рәвештә,"Сәмәрканд шәһәре аэропорты 3 сентябрьдә махсус рөхсәт алганнардан кала барлык рейслар өчен ябык булачак". Аэропорт эшен туктату турындагы мәгълүматны бүген пилотларга һава вазгыяте, очышларны башкару кагыйдәләре, NOTAM аэронавигация мәгълүматы турында оператив хәбәр итү халыкара системасы таратты.

"Иртәгә бездә Үзбәкстанга рейслар юк. Сәмәркандка Uzbekistan Airways авиакомпаниясе лайнерлары пәнҗешәмбе генә оча. Махсус рейслар һәм аларга рөхсәт бирелү турында мәгълүмат юк", - диде Гадел Гатауллин.

Сәмәрканд – Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримовның туган шәһәре. Узган җомгада, 26 августта ил Хөкүмәте Ислам Кәримовның начар хәлдә булуы турында хәбәр таратты. Дәүләт ММЧ мәгълүматлары буенча соңгы көннәрдә Кәримовның сәламәтлеге кинәт начарланган.

Башка ММЧның үз чыганакларыннан билгеле булганча, Үзбәкстан Республикасы Президенты вафат булган. Әмма әлегә бу мәгълүматны рәсми төстә расламадылар.

Россия Президенты Владимир Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков расланмаган рәсми мәгълүмат һәм Россия Федерациясе башлыгының Ислам Кәримовны соңгы юлга озату чарасында катнашуы турында мәгълүмат бирүдән баш тартты. Песков бу уңайдан дөрес мәгълүматны Үзбәкстан хакимияте генә бирә ала диде.

28 августта Үзбәкстан ММЧ Ислам Кәримовның хастаханәгә озатулары турында хәбәр итте, 29 августта президентның кызы Лола Кәримова әтисенә инсульт булуын белдерде. Соңрак массакүләм мәгълүмат чаралары Сәмәркандта Ислам Кәримов җеназасына әзерлек баруы турында мәгълүмат бастырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10