ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Башкортстан мәдәният хезмәткәрләре Татарстанда кунакта булды

2 сентябрь 2016, 20:39

Очрашуда мәдәният хезмәткәрләре Актаныш районының клубларда кадрларны саклап калу, яңа технологияләр куллану, чыгымнарны кыскарту алымнарын өйрәнде

(Актаныш, 01 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Тимерова). Башкортстан Республикасының мәдәният хезмәткәрләре Татарстанның Актаныш районына иҗади очрашуга килде. Бу очрашу Актаныш районының Кырмыскалы районына күптән түгел булган сәфәренә җавап рәвешендә башкарылды.

“Сез – башкортлар, үз тарихыгызны күтәрәсез, эзләнәсез, өйрәнәсез, яшь буынга да өйрәтеп калдырасыз. Кырмыскалы районында да аның чагылышын таптык. Мәдәни эшчәнлектә, китапханәләр системасында кертелгән яңалыкларны өйрәндек, - диде Актаныш районы башкарма комитетының социаль агарту бүлеге җитәкчесе Илшат Габделхәев. - Сезгә бүген Киров мәдәният йорты эшчәнлегенең матур үрнәген тәкъдим итәбез. Киров авылы егете Данил Салихов – драматург, Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе. Аның пьесаларын үзегезнең дә сәхнәләштергәнегез бардыр. Без дә, үз чиратыбызда, татар, башкорт драматургларының әсәрләрен уйнап, республика югарылыгында җиңүләр яулыйбыз. Узган ел Киров халык театры Ралиф Кинҗәбаевның “Туй күлмәгем калдым кочаклап” мелодрамасын сәхнәләштереп, районда җиңү яулап, быел ноябрь аенда “Идел йорт” төбәкара бәйгесенең финалында катнашачак”.

Җавап сүзендә Башкортостан Республикасы халык иҗаты үзәгенең директор урынбасары Нәфисә Сәгъбиева ике республиканы, ике милләтне берләштерүче традицияләргә, гореф-гадәтләргә, эшләү алымнарына тукталды.

“Эшлекле аралашып, тәҗрибә уртаклашып, ике республиканың да мәдәниятен күтәрәбез, гореф-гадәтләрне саклыйбыз. Кыйблабыз да бер, телебез дә бер, гореф-гадәтләребез дә бер. Бүгенге очрашуыбызның максаты - Башкортостан белән Татарстанның дуслыгын, икътисадый, мәдәни, социаль бәйләнешләрне ныгыту буенча максатчан программаны гамәлдә куллану, икенчедән, Россия Федерациясендә авыл клубларының матди базасын, эшчәнлеген торгызудагы ярдәмен Татарстан мисалында карау, үрнәк алу”, - диде ул.

Башкортостан районнарының башкарма комитетларының социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре, клуб директорларыннан торган делегация Актаныштагы эшләү үрнәге белән якыннан танышты. “Башкортостанда соңгы елларда клубларга күп тармаклы авыл клубы дигән яңа статус бирелә. Башка төбәкләрнең, Татарстанның эш үрнәкләрен өйрәнми алга атлау кыен”, - диделәр алар.

Кунаклар кадрларны саклап калу, яңалыкка омтылу, яңа технологияләрне куллану, сакчыллык аша чыгымнарны кыскартуда Актаныш мисалларын диккать белән тыңлады.

"Үз йөзебез, үз сүзебез бар"

Кунакларны республика чигендә каршы алгач, беренче эш итеп, Киров мәдәният йортына чакырдылар. Аларны сәнгать мәктәбе балаларының вокаль ансамбль чыгышы белән каршы алдылар. “Кунаклар мәдәният йорты белән танышты, сәнгать мәктәбе классларын карап чыкты, китапханәгә сәяхәт кылды. Залда эшчәнлек турында фикер алышу, танышу, яңа алымнар һәм башка бик күп кызыклы темаларга әнгәмә кордык. Соңыннан, кировлылар үзләренең «Дуслык» бию ансамбле башкаруында «Сабантуй» фольклор чыгышын тәкъдим иттеләр. Әлеге биюдә ансамбльнең өч буын биючеләре дә ачык күренде”, - дип сөйләде Киров авылы мәдәният йорты директоры Алсу Хуҗина.

Актанышта мәдәният йортларын төзекләндерү республиканың капиталь төзекләндерү һәм яңа клублар төзү программалары кысаларында башкарыла. Кунаклар яңа төзелгән 200 урынлык күп функцияле үзәкләр, алардагы спорт мәйданчыклары, спорт корылмалары, балалар мәйданчыклары, автоклублар хакында мәгълүмат алмашып, Киров мәдният йортындагы эшчәнлек белән танышты. Киров клубы да 2007 елда капиталь төзекләндерелгән. Авыл җирлеге администрациясе, почта да биредә урнашкан. Сәнгать мәктәбе филиалы да биредә – баян, хореография, ИЗО бүлекләре эшли. 11мең китап фонды белән китапханә дә шушында ук урнашкан. Күргәзмә китапханә, балалар бакчасы, мәктәп һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күчмә китапханә дә эшли. Урам якта балалар мәйданчыгы, мини футбол мәйданчыклары урнашкан. Районның мәдәният, спорт өлкәсендә зона бәйгеләре дә биредә үтә.

Җирлектә 1200 кеше яши.

"Бергәлек – уңыш нигезе"

Киров халык театрының “Идел йорт” төбәкара бәйгесендә өченче ел инде финалда уйный һәм спектакльләрен сәхнәгә куйганда Башкортостан Республикасының Яшьләр милли театры баш режиссеры Рөстәм Хөсәенов белән хезмәттәшлек итә.

“Бердәм эшләүче коллективны күреп сөендек. Эшләгән эшне, куйган хезмәтне күрүче ныклы хуҗа булганда гына көчле коллектив формалаша. Балалар бакчасы, мәктәп, клуб, авыл җирлеге, хуҗалыкның бердәм эшләве, җитәкчеләренең дә сәхнәдә уйнавы сокландырды. Бар эшләрегездә дә уңышлар телибез! Ак юллардан йөрегез! Яулаган уңышларыгыз чик булмасын! Башкортостанда да ел әйләнәсе бик күп бәйрәмнәр, бәйгеләр үтә. Халык театрларының республика “Алтын тирмә” бәйрәм-бәйгесендә Данил Салиховның “Узып барышлый” әсәрен караганда зал елады. Спектакльләрме, биюләрме, режиссер-музыкантлармы – һәммәсе безне берләштерә, мәдәниятебезне үстерә”, - диде Нәфисә Сәгъбиева.

Актаныш истәлеге итеп, Илшат Габделхәев кунакларыбызга “Актаныш басмалары” китабын бүләк итте. Һәр авылга багышлап язылган җырлар тупланган китапта, авыл җыры авыл гимны да булып тора, диде ул. Киров мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Хуҗина истәлеккә быелгы смотр концерты һәм халык театры спектакле яздырылган дисклар бүләк итте.

"Игезәкләр"

Семинар вакытында “Татарстан һәм Башкортостан халыклары без бер ананың игезәк балалары кебек” дигән чагыштыру китерделәр. 

Ирек Мусин, Әбҗәлил районының мәдәният бүлеге җитәкчесе:

"72 клуб һәм 31 китапханә бар. Үзебез киез басабыз, күргәзмәләр эшлибез – республикага танылган эшебез, үз йөзебез – ул безнең бренд. Быел 10 мәдәният учагы төзекләндерелде. Катмаш авылында яңа клуб төзибез. Дәүләтчат авылында үзгәртеп корудан соң яңа клуб ачылды.”

Лениза Хәлилова, Нуриман районының мәдәният бүлеге җитәкчесе:

“Районыбыз Уфадан 70 чакрым ераклыкта урнашкан. Мондый очрашу, аралашулар татар-башкорт дуслыгын ныгыта. Безнең районда дүрт милләт яши – башкорлар, татарлар, руслар, марилар. Бөтенесен тигез күрәбез. Халык исемен йөрткән 12 коллективыбыз бар. Модульле 7 китапханә эшли. Туризм, башкорт, татар, мари юнәлешләре буенча эшләүчеләре бар. Күпфункцияле 1 клубыбыз бар. Сезнең районга беренче килүебез, ашкынып килдек. Иң сокландырганы – ачык күңелегез, якты йөзегез.”

Азамат Гыйльманов, Дүртөйле мәдәни үзәк җитәкчесе:
“Сезнең якларда булуыма шатмын. Дүртөйле, Актаныш – ут күршеләр. Коллективлар белән аралашып, спектакль-концертларны халыкка күрсәтеп, элемтәләрне ныгытасы иде. Безнең халык театры да “Идел йорт” төбәкара бәйгесенә финалга узды. Ноябрь аенда бер сәхнәдә очрашырбыз. Аңарчы Киров халык театрын үзебезгә кунакка дәшәбез. Үзебез дә килергә ризабыз. Халык мәдәнияттән аерылмасын, сәнгатебезне, мәдәниятебезне авылларга кайтару турында уйларга кирәк.”

27-30 август көннәрендә Алабуга, Чаллы, Питрәч районнары һәм Казан шәһәрендә мәдәният йортларында, милли үзәкләрдә, музейларда, тарихи истәлекле урыннарда һәм Кремльдә булдылар. Мәдәният министрлыгында узган түгәрәк өстәлдә фикер алыштып, республика көнендә узган бәйрәм чараларында катнаштылар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10